Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров боерыгы буенча аның беренче урынбасары, Түбән Новгород Җәмигъ мәчете имам-хатибы Фәнис хәзрәт Сәлахетдинов яңа гына аяк баскан елдан авыл мәчетләре һәм мәхәлләләре белән танышу визитын башлап җибәрде.
Мәсәлән, 5 январь көнне ул җомга намазын Куйсуы мәчетендә (фотода), 12 январьда – Актукта һәм 19 январьда Андыда укытты, мәчет китапханәләренә “Мәдинә” нәшрият йортының китапларын тапшырды, эчтәлекле вәгазь сөйләде – Рамазан аенда тыелганнардан тыелып торуга әзерлек йөзеннән Рәҗәб белән Шагъбан айларында ураза тотуның мәгънәсе турында аңлатты.
Актукта булган көнне, Фәнис хәзрәт өлкә Диния нәзарәте юристы Илдар Мостафин белән юл уңаеннан Салганга да кагылып үтте. Балигъ булмаган балалар өчен андагы тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә азык-төлек бүләк итте, шушы балалар йорты дирекциясе үтенечен канәгатьләндереп, кирәкле дарулар тапшырды һәм үзенең телеграм-каналында бу хәйрия акциясенә булышучыларга олы рәхмәтләрен белдерде.
Ә Андыга килү уңаеннан, Фәнис хәзрәт картлар һәм инвалидлар өчен Уразавылдагы шәфкать йортында яшәүчеләрнең дә хәлләрен белешеп чыкты, азык-төлек җыелмалары һәм кирәк-ярак әйберләр биреп калдырды, социаль учреждениенең эшчәнлеге, торышы һәм контингенты турында аның җитәкчесе Марат Башаров белән сөйләште.
Россия Президенты агымдагы елны “Гаилә елы” дип игълан иткән булса, Россия мөселманнары Диния нәзарәте 2024 елны “Мөселман гаиләсе елы” дип белдерде.
Олег Хөсәинов.
“Туган як” газетасы