tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Куйсуы, Актук һәм Анды авылларында Җомга намазлары узды
Куйсуы, Актук һәм Анды авылларында Җомга намазлары узды

Куйсуы, Актук һәм Анды авылларында Җомга намазлары узды

Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт За­киров боерыгы буенча аның бе­ренче урынбасары, Түбән Новго­род Җәмигъ мәчете имам-хатибы Фәнис хәзрәт Сәлахетдинов яңа гына аяк баскан елдан авыл мәчетләре һәм мәхәлләләре белән танышу визитын башлап җибәрде.

Мәсәлән, 5 январь көнне ул җомга намазын Куйсуы мәчетендә (фотода), 12 январьда – Ак­тукта һәм 19 январьда Андыда укытты, мәчет китапханәләренә “Мәдинә” нәшрият йортының ки­тапларын тапшырды, эчтәлекле вәгазь сөйләде – Рамазан аен­да тыелганнардан тыелып то­руга әзерлек йөзеннән Рәҗәб белән Шагъбан айларында ураза тотуның мәгънәсе турында аңлатты.

Актукта булган көнне, Фәнис хәзрәт өлкә Диния нәзарәте юристы Илдар Мостафин белән юл уңаеннан Салганга да кагы­лып үтте. Балигъ булмаган бала­лар өчен андагы тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә азык-төлек бүләк итте, шушы бала­лар йорты дирекциясе үтенечен канәгатьләндереп, кирәкле да­рулар тапшырды һәм үзенең телеграм-каналында бу хәйрия акциясенә булышучыларга олы рәхмәтләрен белдерде.

Ә Андыга килү уңаеннан, Фәнис хәзрәт картлар һәм инвалидлар өчен Уразавылдагы шәфкать йортында яшәүчеләрнең дә хәлләрен белешеп чыкты, азык-төлек җыелмалары һәм кирәк-ярак әйберләр биреп калдыр­ды, социаль учреждениенең эшчәнлеге, торышы һәм контин­генты турында аның җитәкчесе Марат Башаров белән сөйләште.

Россия Президенты агымдагы елны “Гаилә елы” дип игълан иткән булса, Россия мөселманнары Диния нәзарәте 2024 елны “Мөселман гаиләсе елы” дип бел­дерде.

Олег Хөсәинов.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*