tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Волгоград өлкәсе губернаторы урынбасары Геннадий Шевцов белән очрашты
Васил Шәйхразыев Волгоград өлкәсе губернаторы урынбасары Геннадий Шевцов белән очрашты

Васил Шәйхразыев Волгоград өлкәсе губернаторы урынбасары Геннадий Шевцов белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев  Волгоград өлкәсенә эш сәфәре барышында губернатор урынбасары Геннадий Шевцов белән очрашты.

Җирле җитәкче Татарстан делегациясен сәламләп, Сталинградны дошманнан азат итүгә 81 ел тулган көннәрдә килүегез зур әһәмияткә ия дип белдерде. Волгоград өлкәсе Хөкүмәтенең эшчәнлеге белән таныштырды. Геннадий Шевцов өлкәдә яшәүче татарларның, татар милли-мәдәни автономиясенең эшчәнлеген югары бәяләде, татар оешмаларының хакимият белән килешеп эшләүләрен җиткерде.

Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының тарихы, шулай ук оешма тарафыннан тормышка ашырыла торган проектлар белән таныштырды. 2024 нче елны Бөтендөнья татар конгрессы “Шәхесләр елы” дип игълан итүен, ә Россия Президенты тарафыннан илдә “Гаилә елы” дип билгеләнүен җиткерде.

Милли Шура рәисе 2018 нче елдан бирле Федераль округларда татар иҗтимагый оешмалары белән очрашуларның даими узуы хакында да сөйләде. Быелгы җыеннарда, оешмалар утырышларында март аенда узачак сайлауларның ил язмышында мөһим икәнлеген һәм халкыбызга анда актив катнашырга кирәклеген аңлатабыз, дип белдерде.

Губернатор урынбасары Васил Шәйхразыевка өлкәгә  Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстанның дәүләт камера хорын алып килгән өчен зур рәхмәтен җиткерде. Әлеге коллектив 2 февральдә Россия Президентының Көньяк Федераль округындагы вәкиле һәм өлкә губернаторы катнашачак чараларда чыгыш ясаячагын әйтте.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*