tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәрсә ул – аударыш?
Нәрсә ул – аударыш?

Нәрсә ул – аударыш?

28 гыйнвар көнне Бөгелмә районында Карабашның данлыклы атчыларына багышланган турнир уздырылды. Карабаш – нефтьчеләр поселогы, әмма ат үрчетү, милли спорт белән кызыксынучылар өчен ул татар халкының Аударыш уенын пропагандалау үзәге буларак та билгеле. Нәбиуллиннар, Әхмәтгәрәевләр гаиләләре тырышлыгы белән биредә татар токымлы атлар үстерү, милли уеннарны торгызу буенча күләмле эш алып барыла, төрле бәйгеләр оештырыла.

Аударыш безнең ата-бабаларыбыздан калган борынгы уен. Бүген Сабантуйның асылын кайтару турында сүз алып барабыз икән, беренче чиратта шушындый уеннарны күздә тотарга кирәк. Карабашта аударыш мәйданында уктан ату, аркан тарту, зур ташны еракка ату кебек уен төрләрен дә керткәннәр иде. Профессиональ спорт уеннарыннан аермалы буларак, әлеге бәйгеләрдә хәтта әзерлексез кешеләр дә бик теләп катнаша, бу бәйрәмне халыкка тагын да якынайта.

Аударышның кагыйдәләре түбәндәгедән гыйбарәт: мәйданда ике ат, ике җайдак-көрәшче һәм хөкемдар. Кайсы көрәшче көндәшен атыннан өстерәп төшерә, шул ота. Өстерәгәндә билгә бәйләнгән сөлгедән генә тартырга ярый. Биредә көрәшчеләрнең генә осталыгы җитми, аларның үз аты белән бербөтен булып, көрәшне бергә алып бара алуы мөһим. Бу бәйге бик кызыклы –  оештыручылар сөйләвенчә, сабантуйларда аударыш мәйданы оештырылган очракта, анда җыелучылар саны көрәш мәйданыныкыннан да ким булмый.

Карабаш авылында узган әлеге бәйгедә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев та катнашты. Бәйгенең төп оештыручысы Фәрит Нәбиуллин һәм аның фикердәшләре белән булган очрашуда сүз бу борынгы уеныбызны бүгенге сабантуй мәйданнарына кайтару, аудырыш буенча аерым турнирлар уздыру турында барды. Бу максатка ирешү өчен Карабаш атчылары Россиянең татарлар күпләп яшәгән төбәкләре һәм Татарстан районнары буйлап сәфәргә чыгарга ниятлиләр. Бу сәфәр барышында алар милләттәшләребезгә уенның оештыру тәртибен, аның кагыйдәләрен өйрәтергә телиләр.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*