tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Ярмәк мәдәният йортында ретро-концерт үтте
Иске Ярмәк мәдәният йортында ретро-концерт үтте

Иске Ярмәк мәдәният йортында ретро-концерт үтте

Иске Ярмәк мәдәният йортында авылыбызның үзешчәннәре һәм мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән «Яшьлегем моңнары» дип исемләнгән ретро-концерт үтте.

Ретро җырлар — без кечкенәдән тыңлап үскән җырлар. Әлфия апа Афзалова, Илһам Шакиров, Флера Сөләймановаларның җырларын пластинкалар аша тыңлап үскән балалар өчен бу кичә чын буләк булды. Ул җырлар хәзер дә күңелгә тынычлык бирәләр.

Концертыбызны сүз остасы Әлфия апа Баһаутдинова алып барды. Барлык катнашучыларга рәхмәтебезне белдерәбез!

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*