tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев герой Шәйхрази Арсланов истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган митингта катнашты
Васил Шәйхразыев герой Шәйхрази Арсланов истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган митингта катнашты

Васил Шәйхразыев герой Шәйхрази Арсланов истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган митингта катнашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Волгоград өлкәсендә.

Бүген Иловля районының Широков авылында герой Шәйхрази Арсланов истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган митинг узды. Чарада Васил Шәйхразыев, шулай ук район башлыгының беренче урынбасары Олег Попов һәм урынбасар Николай Бурдыко һ.б. катнаштылар.

Бөек Ватан сугышы елларында Иловля районы тирәсендә Сталинград шәһәре өчен көчле бәрелешләр бара. Широков авылында госпиталь урнашкан була. Ул чорда каты яраланып һәлак булган 275 совет солдаты авыл янындагы туганнар каберлеге җирләнгән.

Канкойгыч сугыш тәмамланганга 81 ел узса да,  Туган иле өчен көрәшкән батырлар исемлеге әле бүген дә тулыландырыла. Туганнар каберлегенә язылган 275 хәрби исемлегенә Шәйхрази Арсланов исеме дә өстәлде. Сугышчы 1941 нче елда фронтка китә. Сталинград өчен барган бәрелешләр вакытында хәбәрсез югала. Хәзер аның авыр яраланып 1942 нче елның 6 сентябрендә һәлак булганлыгы билгеле. Ул Широков авылындагы Туганнар каберлегенә җирләнгән.

Митинг барышында Милли Шура рәисе Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаровка һәм аның командасына әлеге чараны оештырган өчен рәхмәт белдерде.

– Бөек Ватан сугышы 26,5 миллионнан артык кеше гомерен алып китте. Ул чорда Җиңү хакына барлык кешеләр бердәм булды. Җиңү көнен якынайту өчен үзләренең гомерләрен аямыйча сугышкан геройлар безнең хәтердә мәңге сакланыр. Илебез тынычлыгы өчен бүген дә махсус хәрби операция бара, безнең егетләр арысланнар кебек көрәшәләр. Җиңү безнең якта булачак! Барыгызга да иминлек һәм сәламәтлек телим, – диде Васил Шәйхразыев.

Рәсми чыгышлардан соң җыелган кунаклар туганнар каберлегенә чәчкләр салдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*