tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Вәгазь» телевизион ачык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр
Казанда «Вәгазь» телевизион ачык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

Казанда «Вәгазь» телевизион ачык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

Бүген, Раҗәб аеның 19 нчы көнендә (30 гыйнварда), Казанда «Вәгазь» телевизион ачык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Аларга оештыручылардан истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. “Вәгазь” телевизион ачык конкурсын Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә 2023 елның 1 нче мартыннан 1 нче октябренә кадәр игълан иткән иде. Бәйгенең төп максаты вәгазь жанрын популярлаштыру һәм татар телендә иң оста вәгазьчеләрне ачыклау; төрле темага вәгазьләр иҗат итүгә этәргеч бирү; вәгазьләрне халыкка үтемле итеп сөйләү үрнәген булдыру; оста вәгазьчеләрне барлау һәм халыкка танытудан гыйбарәт.

Тантанада Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Ул үзенең чыгышында шәех Баһаутдин Нәкшбәнди әл-Бохариның “Безнең юлыбыз нәсыйхәттән, вәгазьдән гыйбарәт” дигән сүзләрен һәм дин галиме Хәсән әл-Бәсриның сүзләрен китерде. “Шундый замана килер, 4 әйбер барлыкка килсә, вәгазьләр тәэсир итмәячәк. Андый кешеләрнең сыйфатлары турында ул: Белгән әйберләргә таянып, гамәл кылмыйлар. Белмәгән әйберләргә таянып гамәл кылалар (ягъни белемнәре юк, гамәл кылалар). Белмәгән әйберләрне дә өйрәнмиләр. Һәм кешеләрне өйрәнүдән тыялар һәм комачаулыйлар, укырга, өйрәнергә рөхсәт бирмиләр, укытмыйлар”, – диде Камил хәзрәт. “Һәрберебезгә белгән әйберләргә таянып, гамәл кылырга, белмәгәннәребезне өйрәнергә насыйп булсын. Аллаһ Сөбеханәкә барыбыздан да разый булсын”, – дип тәмамлады ул чыгышын.

Конкурста җиңүчеләрне шулай ук мәртәбәле жюри әгъзасы Луара Шакирҗанова, «Татарстан» ДТРК Радиотапшырулар хезмәте башлыгы Тәүфыйк Сәгыйтов һәм Милли тапшырулар хезмәте башлыгы Миңназыйм Сәфәров, иганәче Ильяс Гыймадов, Буа, Апас районнары якташлыклары вәкилләре һ.б. котлады һәм әлеге бәйгене оештыруның мөһимлеге һәм кирәклеге турында белдерде. “Ниндидер урын алмасагыз да, сезнең барыгыз да үзегезнең вәгазегез белән халкыбызга үзегезнең игелекле сүзегезне җиткердегез. Һәр сөйләүченең теле, сөйләме камил, мөкаммәл, – диде Л.Шакирҗанова, бәйгедә катнашучыларга рәхмәт белдереп. – Ихлас күңелдән ышандырып сөйләүчеләр күбрәк булсын. Аларның яттан гына сөйләгән сүзләре дә күңелгә рухи байлык бирә”.

«Вәгазь» телевизион ачык конкурсына Татарстанның төрле район һәм шәһәрләреннән барлыгы 200 дән артык гариза килде. Катнашучылар арасында халыкка исемнәре мәгълүм булган хәзрәтләр дә, республика мәдрәсәләре шәкертләре дә булды. Конкурска килгән вәгазьләр арасыннан төрле темага язылган 50 вәгазь сайлап алынып, атна саен Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясенең “Яңалыклар” тапшыруының җомга чыгарылышыннан соң тамашачы игътибарына тәкъдим ителде. Алар ният, намаз, тәүбә, Рамазан һәм ураза тоту, исраф, гыйбадәт кылу, белем алу, исламда хатын-кыз, туган телне саклау, ата-ана хакы һәм башка шундый бик күпсанлы әхлакый темаларга багышланды.

Бәйгедә бигрәк тә булачак имамнар – Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре актив булды. Яшел Үзән шәһәреннән 4 балалы Нуруллиннар конкурста гаиләләре белән катнашты. 8 яшьлек кызлары Хәят Нуруллина, “Елмаю” дип аталган вәгазен өлкәннәргә үрнәк күрсәтерлек итеп сөйләп, бәйгенең махсус бүләгенә лаек булды. Бу гаиләдәге башка балалар да күчтәнәчсез калмады.

Татарстан телевидениесенең иҗат төркеме вәгазьчеләрне башкала мәчетләренә, районнарга барып та яздырды, вәгазьләр шулай ук әзер видеоязма рәвешендә дә кабул ителде.

«Вәгазь» телевизион ачык конкурсында катнашучыларга «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин рәислегендәге жюри бәя бирде. Жюрига “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллиме Әхмәд хәзрәт Сабиров, сөйләм сәнгате үрнәген белүче экспертлар – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Луара Шакирҗанова, Казан дәүләт мәдәният институтының телевидение кафедрасы доценты, сәхнә теле белгече Илсөяр Шиһапова керде.

Конкурс шартлары буенча, анда 15 яше тулган һәркемгә (нинди һөнәр иясе булуга карамастан) катнашу мөмкинлеге бирелде. Дини һәм дөньяви нәсыйхәт бирүче вәгазьчеләрнең осталыгы 15-20 яшь, 21-35 яшь һәм 36 яшьтән өлкәнрәкләр арасында бәяләнде. Жюри әгъзалары, бәйгедә вәгазьчеләр күп катнашу сәбәпле, хатын-кызларны аерым билгеләп үтте.

Җиңүчеләр исемлеге

15 яшьтән 20 яшькә кадәр:

1 нче урын Айнур Шәехов (Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкерте)

2 нче урын Ибраһим Шәймәрданов (Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкерте)

3 нче урын Кәрим Хәсәнов (Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкерте)

21 яшьтән 35 яшькә кадәр:

1 нче урын Ленар хәзрәт Хамматов

2 нче урын Рәдиф хәзрәт Тимергалиев

3 нче урын Әхмәт хәзрәт Фәйзуллин

36 яшьлек һәм өлкәнрәк:

1 нче урын Нияз хәзрәт Закиров

2 нче урын Исмәгыйль хәзрәт Биккинин

3 нче урын Альберт хәзрәт Вәлиуллин

“Иң оста вәгазь сөйләүче” хатын-кызлар

1 нче урын Гөлсинур Әхсәнова

2 нче урын Кадрия Мәхмүтова

3 нче урын Фирая Зиннәтуллина

Аерым билгеләп үтелгән катнашучылар:

“Иң тәҗрибәле вәгазь сөйләүче”

Мансур хәзрәт Җәләлетдинов

Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин

“Рамазан аена багышланган иң оста вәгазь сөйләүче”

Солтан хәзрәт Морадимов

“Гыйбрәт алырлык вәгазь” сөйләүче

Фәнис хәзрәт Мингәрәев

“Иң үтемле сөйләүче”

Сылу Вәлиева

Кызыксындыру бүләге ияләре:

Рөстәм хәзрәт Зиннуров

Нияз хәзрәт Сабиров

Зифа Гәрәева

Вәсилә Рәхимова

Айназ Зарипов

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкерте Мөхәммәт Бикбаев

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкерте Нәфис Һадыев

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкерте Камил Хөсәенов

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкерте Мөхәммәт Алмакаев

Тантанада катнашучыларга шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, иганәче Ильяс Гыймадов, Буа һәм Апас районнары якташлыклары вәкилләре бүләкләре тапшырылды.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*