Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова Татарстан Президентының мөрәҗәгатен нәкъ менә бүгенге көндә кирәк документ дип саный.
– Президентыбызның татар милләтенә мөрәҗәгате бик көчле һәм ул безне алга таба активрак хәрәкәтләнергә илһамландыра. Аны аерым документ итеп тә кабул иттек. Рөстәм Миңнеханов – җир шарында таралып яшәгән барлык татарларның Президенты. Милләт тарихында ул үзенең урынын алды. Бу мөрәҗәгать дөнья күргән икән, димәк, ул татар милләте өчен бүгенге көндә кирәк булган документ.