tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Максатчан егет
Максатчан егет

Максатчан егет

Шәһәрдә туып-үскән яшьләр телне бел­ми, гореф-гадәтләр белән кызыксын­мый диючеләр күп булса да, авылда яшәүчеләргә караганда, башкалада яшәп тә чиста итеп саф ана телебездә сөйләшүче яшьләр бар. Шундыйларның берсе – яшь, крайны өйрәнүче Илнар КАЮМОВ (фотода). Узган атнада ул редакциядә кунак булды.

– Минем әтием Рафаэль чыгышы белән Түбән Новгород өлкәсе Семочки авылыннан, әнием Эльвира мәскәүле. Безнең гаиләдә барчабыз да үзара гел татар телендә аралаша. Кече яшьтән каникулларны һәм озын ялларны авылда әбием янында үткәрергә яраттым (бүген дә шулай), ә биредә русча сөйләшү бөтенләй юк, – дип сүз башлады яңа таны­шым.

Илнар башкаланың Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы номерлы татар этно-мәдәни компонентлы мәктәбен һәм шул ук вакытта Мәскәү Ислам көллиятен дә уңышлы тәмамлый.

– Дин юлына басуымның да төп сәбәбен җәйләрен авылда, әбием янында үткәрүем белән бәйләр идем. Ник дисәгез, биредә мәчет каршында ел саен дини укулар оеш­тырыла. Мин шуларга йөреп, Зөлфия ханым Измайловадан дини сабак алдым, ә Мәскәүгә кайткач, укуымны Ислам көллиятендә дәвам итәргә карар кылдым. Анда биш ел укып, мәктәп белән икесен бер елда тәмамладым, – ди Илнар.

Бүгенге көндә милләттәш егетебез Казан федераль университетының икенче курс сту­денты. Идел буе федераль округында иң та­нылган һәм иң престижлы уку йортларының берсе булып саналган ВУЗның мәгълүмати куркынычсызлык юнәлешен сайлаган Илнар, чөнки компьютерлар технологиясе – аның тагын бер мавыгуы. Берүк вакытта ул Казан ислам университетында да читтән торып бе­лем ала.

– Берничә ел инде җәй айларында Семоч­ки мәчетендә авыл һәм төрле шәһәрләрдән ялга кайткан балалар һәм яшүсмерләр өчен дини дәресләр алып барам. Минем һәм Зөлфия ханымның шәкертләре күп тапкыр Сафаҗайда узган традицион “Шәкертләр бәйрәме”ндә уңышлы чыгыш ясады. Шулай ук бүгенге көндә мин бер төркем Америка ба­лаларына онлайн форматта дини дәресләр бирәм, – дип уртаклашты якташ егет.

Һәрьяклап сәләтле егетнең җан шөгыле – тарих һәм крайны өйрәнүе турында да со­рамый булдыралмадык.

– Тарих белән кече яшьтән шөгыльләнәм, аеруча сугыш чоры вакыйгалары кызыксын­дыра. Ислам көллиятендә укыганда биредә узган студентлар конференциясендә катнаш­тым. Докладымның темасы: “Татар авылын­да репрессия: җирле халык сөйләгәннәрдән”, – дип исемләнгән иде. Әлеге докладны мин әбием һәм якташ-тарихчы Әббәс абый На­зеров ярдәменә, шулай ук репрессияләнгән авылдашларның әлегә исән булган туган-тумачалары белән аралашып алган факт­лар һәм кызыклы мәгълүматларга таянып төзедем.

Бу юнәлештә эш алып бару шулкадәр күңелемә хуш килде һәм мин аны, һичшиксез, дәвам итәргә карар кылдым.

Бүген мин Семочки тарихын, авылда сугыш эзе темасын тирәнтен өйрәнәм, төрле архив­ларда сакланган документларны, метрика­ларны, хуҗалык китапларын укыйм, фотолар җыям. Шулар нигезендә “Семочки ветеран­нары” дигән фильм дөнья күрде, аны теләгән кеше YouTube каналында карый ала. Бик зур мәгълүмат Нижгар татарлары генеалогиясе сайтында табарга була. Мин, үз чиратымда, Әббәс абыйга чиксез рәхмәтлемен, аның бу өлкәдәге хезмәте бәяләп бетергесез зур.

Башка авыллар тарихын өйрәнүчеләр белән дә тыгыз хезмәттәшлек алып барам, алар белән гел элемтәдә торам, чөнки үз авылың турында мәгълүмат эзләгәндә, баш­ка җирлек турында язылганнарын очратырга мөмкин, – ди яшь крайны өйрәнүче.

Киләчәктә Илнар укуын тәмамлап, дин һәм крайны өйрәнү юнәлешләрендә эшчәнлеген һәм эзләнүләрен, Семочки тарихы, сугыш ветераннары турында фильмнар сериясе төшерүне дәвам итәргә планлаштыра.

Без, үз чиратыбызда, Илнарны Студетлар көне белән ихластан котлыйбыз!

Барлык имтихан-зачетларын исән-сау тапшыруын, кыенлыкларны елмаю аша үткәрүен, ташып торган энергиясен дөрес юнәлештә куллануын һәм барлык баш­лангычларында яңадан-яңа уңышларга ирешүен телибез.

Барган җирләреңдә ишекләр һәрвакыт ачык булсын, Аллаһы Тәгалә куйган максатларыңа ирешергә насыйп итсен, Ил­нар!

Румия ХАМЗИНА.

“Туган як” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*