tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камил Исхаков: «Җәмигъ мәчетен өч ел эчендә төзеп чыксак, геройлар булачакбыз»
Камил Исхаков: «Җәмигъ мәчетен өч ел эчендә төзеп чыксак, геройлар булачакбыз»

Камил Исхаков: «Җәмигъ мәчетен өч ел эчендә төзеп чыксак, геройлар булачакбыз»

1989-2005 елларда Казан мэры, Татарстан Президентының Казанда Җәмигъ мәчетен булдыру өчен җаваплы ярдәмчесе Камил Исхаков моңа карата үз фикерен әйтте. Ул үзе иң кулай урын «Чаша» һәм «Ривьера» арасындагы мәйданчык дип саный. Мәчет һәм торак массивы арасында ял һәм күңел ачу паркы да булдырырга мөмкин, дигән фикердә.

Камил Исхаков мәчетне Казансу ярында төзүнең уңайлыгына дәлилләрен китерде.

— Бу урын транспорт ягыннан уңайлы. Метро, автобус-троллейбус, трамвай тукталышларыннан җәяүләп килеп була. Ленин, Киров дамбалары, Миллениум күпере, Кече Казан Боҗрасы — барысы да ерак түгел.

Икенчедән, Казансу елгасында мәчет чагылышын күреп булачак. Күз алдыгызга китерәсезме, ничек матур булачагын! Елгага зыянлы, тагын башкасы дип, әллә нәрсә уйлап чыгаралар инде. Күп кеше аннары аңлый әле аны, эшләгәннән соң. «Кол Шәриф» мәчетен төзегәндә дә бәйләнделәр бит, сөякләрдә төзисез дип, гәрчә анда бернинди сөяк юк иде.

Кремль ягыннан Казансуның бу ярына карасаң, торак йортлар белән «Чаша”дан башка әйбер юк, ә болай мәчет төзелсә, ичмасам, баланс булачак. Бу урын тирәсендә торак массивы да зур, кечкенә мәчетләр тулган вакытта халык Җәмигъ мәчетенә килә алачак.

Монда мәчет төзүнең тагын бер уңайлы ягы — ЮНЕСКО белән килештерү кирәк булмаячак. «Казан Кремле» Бөтендөнья мирас һәйкәлләре исемлегенә кергәч, халыкара оешма сагында тора. Әгәр мәчетне «Кырлай» паркы тирәсендә урнаштырсаң, «ЮНЕСКО» рөхсәте белән генә салып булачак.

Булачак «Манзара» паркы (Кремль һәм Киров дамбалары арасында — «Т.И. искәрмәсе) янындагы территория халык аз булуы һәм транспорт начар йөрүе белән ошамый. Анда без беркайчан да Җәмигъ мәчете булырлык мәчет төзи алмаячакбыз, — диде ул.

Камил Исхаков быел 21 майда Җәмигъ мәчетенә беренче нигез ташы салыначагын әйтте.

— Аннары техник бирем белән халыкара конкурс игълан итәргә кирәк. Анда проектлар эшләнәчәк. Проектлау эшеннән соң төзелеш, заллар бизәлеше, башкасы. Боларны өч ел эчендә башкарып чыга алсак, геройлар булабыз. Бу вакыт эчендә коллективны да, эш тәртибен дә формалаштырырга кирәк.

Анда халыкара дәрәҗәдә куәтле имам булса, кешеләр аның вәгазьләрен тыңларга ашкыначак, аның катнашында намазларда булырга тырышачак. Ул гына түгел, гади имамнарны да хәзер өйрәтергә кирәк. Төзелеш барганда формалаштыру кирәк боларны, юкса Җәмигъ мәчете булмаячак. Әллә кая барып тору нәрсәгә кирәк, өй янында да мәчет бар минем, дип уйлаячаклар. Эшләгәч, аны инде бик яхшы итеп эшләргә кирәк. Халык имам-хатыйбка да тартылсын, шулай ук хәләл продукциясе дә, башкасы да булсын. Ул һәркем үзенә канәгатьлек табарлык ислам үзәге булырга тиеш, — диде ТР Президенты ярдәмчесе.

Аның фикеренчә, әлегә Җәмигъ мәчетенә имам булырлык кеше юк. «Табарга кирәк», — диде Камил Исхаков.

Камил Исхаков «Кол Шәриф» мәчетен Җәмигъ мәчете итеп күрергә теләүчеләр булуын әйтте. Шулай да, ул моның белән килешми.

— Бик чибәр, бик ямьле мәчет, аны кемдер Җәмигъ мәчете дип саный, ләкин ул алай дип салынмаган иде. Без аны Минтимер Шәрипович белән тарихи һәм туристлар йөрерлек, бәйрәмнәргә килерлек мәчет дип билгеләдек. Шуңа шулай яши дә ул. Монда бөтен кешене җыеп, Җәмигъ мәчете ясап булмый.

Юл, транспорт ягыннан карасак та, уңайсыз ул, машина куярга урын юк. Кремль эчендә бит ул. Ул мәчет ничек бар, шулай калсын. Ул безнең тарих, матурлык, ә Җәмигъ мәчете киләчәккә омтылган булырга тиеш.

Рамзан Кадыйров бер-бер артлы Җәмигъ мәчетләре төзәтә. Ул Төркия мәчетләре проектлары буенча эшләтә, ә монда башка әйбер кирәк. Безнең «Кол Шәриф» мәчете буенча да зур конкурс үткәрелгән иде. Без хәтта җиңгән макеттан үзгә, бөтенләй башка мәчет төзеттек. Минтимер Шәрипович белән Үзәк стадионнан һәр иртә саен, гөмбәзен, манараларын нинди төс белән ясатыйк икән дип карап тордык. Янәшәдә Благовещенск чиркәве зәңгәрсу, ә без фирүзә төсендәрәк булсын дидек. Без әз генә туры китерә алмаганбыз, дип Минтимер Шәрипович әле дә әйтә, — дип искәртте Камил Исхаков.

Җәмигъ мәчетенең әлегә төгәл урыны билгеле түгел, ләкин Казан мэры «Казан» Гаилә үзәге янындагы мәйданчык өстенлекле саналганына ишарәләде. Ләкин Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич килештерү процедуралары кирәк, дип әйтте. Экологларның да, гражданнарның да мәнфәгатьләрен исәпкә алып, түгәрәк өстәл артына җыелырга кирәк, — дип белдерде Камил Исхаков.

Гөлнар Гарифуллина

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*