tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Мурманск өлкәсенә килде
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Мурманск өлкәсенә килде

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Мурманск өлкәсенә килде

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыевның федераль округлар буенча сәфәре дәвам итә. Бүген ул Мурманск өлкәсенә килде. Аэропортта аны Мурманск өлкәсенең эчке сәясәт министрының беренче урынбасары Андрей Владимирович Сахаров, “Якташ” татар мәдәниятен үстерүгә булышлык итү иҗтимагый оешмасы рәисе Раил Фәрит улы Биккиняев каршы алды.

Васил Шәйхразыевның эш планында Мурманск өлкәсе губернаторы А.В. Чибис белән очрашу. Шулай ук ул Төньяк-Көнбатыш федераль округындагы татар оешмалары җитәкчеләре белән күрешәчәк. Чарада узган елга нәтиҗәләр ясалырга тиеш һәм 2022 нче елга эш  планы каралачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*