tatruen
Баш бит / Яңалыклар /   Мактаулы, кирәкле һөнәр иясе
  Мактаулы, кирәкле һөнәр иясе

  Мактаулы, кирәкле һөнәр иясе

Укытучы! Бу һөнәр ияләрен без һәркайсыбыз хөрмәт белән телгә алабыз.Тубыл шәһәренең 15 нче санлы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Банисә Сөнгатулла кызы Ниязова бар көчен, тырышлыгын биреп укыткан укытучы. Матур, мөлаем йөзле укытучы апаларын укучылары яңа уку елында сагынып каршы алдылар. Катлаулы, мактаулы, кирәкле һөнәр иясе укучыларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә татар теләнә мәхәббәт, кызыксыну уята. Замана белән бергә атлаган укытучының дәресләре кызыклы, иҗади, нәтиҗәле үтә.

Мөстәкыйль фикер йөртә белгән, тирән белемле укучылары белән ул Россия күләмендә үткән бәйгеләрдә катнашып, дәрәҗәле урыннар ала. Аның укучылары олимпидаларда, шигърият бәйгеләрендә, фәнни –практик конференцияләрдә катнашып дәрәҗәле урыннарга лаек булдылар. Укытучы үзе дә ике мәртәбә “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгеләрендә икенче , өченче урыннар ала. Быел Мәскәүдә Россия күләмендә узган “Россия халыкларының туган телләрен укыту буенча иң яхшы педагогик тәҗрибәләр” бәйгесендә финалга чыга.

Банисә Сөнгатулловна укытучылар коллективы, укучылар, әти-әниләр арасында олы ихтирамга лаек укытучы. 35 ел гомерен балаларга белем, тәрбия бирүгә багышлаган югары белемле, тәҗрибә туплаган укытучы Губернаторның Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Банисә Сөнгатулловна Россия Федерациясе гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре исеменә дә лаеклы булды.

Үзенең хезмәт юлы турында: ”Әле генә педучилищены тәмамлап Полино авылынының башлангыч мәктәбе мөдире булып хезмәт юлымны башлаган идем. Аннары 2000 нче елдан татар теле һәм әдәбиятны укыттым, завуч  булып Күкрәнде мәктәбендә эшләдем. Бу еллар күңелемдә якты, матур хисләр калдырды. Тубыл пединститутының рус-татар бүлеген тәмамлап татар мөхитенә кучеп, татар теле һәм әдәбияты фәннәрен   Тубыл шәһәренең этномәдәни компонентлы 15 нче санлы мәктәбендә укыта башладым. Монда  күчкәнемә, шәһәр мәктәбендә эшли башлаганыма һич үкенмим. Туган телләрен белми килгән балаларны татар теленә өйрәтү катлаулырак булса да, бу изге эш дип саныйм. Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә  өлкә газетабыз “Яңарыш”ны да укыйбыз. Яраткан “Шигърият” сәхифәбез дә бар. Үз һөнәреңне яратсаң гына, хезмәтенә күрә хөрмәтен дә тоеп яшисең,”-дип сөйләде.

Быелгы яңа уку елын Баниса Сөнгатулловна  Ниязова шатлыклы вакыйгалар белән каршы алды. Дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган , киң күңелле, тырыш, намуслы, унбишенче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы 55 яшь гомер бәйрәмен каршылады. Сезгә исәнлек-саулык телибез, укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп озак еллар яшәргә, укытырга язсын.

                                                                                                               Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*