tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Милли мультfest” – балалар өчен тәүге татарча кинофестиваль
“Милли мультfest” – балалар өчен тәүге татарча кинофестиваль

“Милли мультfest” – балалар өчен тәүге татарча кинофестиваль

“Милли мультfest” Республикакүләм балалар кинфестивале Татарстанда тәүге тапкыр уздырыла. Ул балаларның татар теленә кызыксыну уяту, компьютер уеннары, кыскаметражлы фильм һәм анимация аша рухи, интеллектуаль, иҗади өлкәне баетуга юнәлдерелгән. Бу фестивальнең бурычлары һәм үсткәрелү тәртибе турында матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Югарыда язылганча, фестиваль өч номинациядә үткәрелә: кыска метражлы фильмнар, анимация һәм компьютер уеннары. 7 яшьтән алып 17 яшькә кадәр укучылар әлеге фестивальдә катнаша, проектларын тәкъдим итә алачаклар. Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Г.Камал театры артисты, фестивальнең идея авторы һәм жюри әгъзасы Рамил Төхфәтуллин әйтүенчә, төп шарт – конкурска килгән эшләрнең татар телендә булуы.

Әйе, без, беренче чиратта, татар телендә булган проектларны кабул итәбез. Әмма бу татар балалары гына катнаша ала дигән сүз түгел. Теләге һәм сәләте булган һәркем үз эшен тәкъдим итә ала. Без республиканың талантлы балаларын җыярга телибез, дип ассызыклап үтте идея авторы.

  Ә ни өчен балалар?

Фестивальнең ни сәбәпле балалар өчен уздырылуын ГБУК РТ “Татаркино” оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова болай дип аңлатты:

Татар телен өйрәтүне балалар өчен иҗат юлы аша башларга мөмкин. Хәзерге балалар телевизор каршында утырмыйлар, төрле платформада видео төшерәләр, уеннар белән кызыксыналар. Без нигезләмәдә номинацияләр турында төгәл язсак та, төгәлләштерергә теләмәдек, чөнки һәр катнашучы үзе күргәнчә, теләгәнчә һәм булдыра алганча эшләп карасын иде.

Аның сүзен икенче спикер Рамил Төхфәтуллин дәвам итте:

Талантлы балалар барлыгын бары тик эшләп карап кына белеп була, шуңа күрә бу эшкә ныклап тотындык. Башлап карыйк әле. Ә ни өчен балалар дигәндә, чөнки аларның иҗат җимешләре – үзләренә, яшьләренә һәм зәвыкларына тәнгәл килергә тиеш. Алар үз күңелләрен үзләре генә белә, аңлый да. Бу – иң дөрес юл. Алар дөньяны безгә караганда да яхшырак аңлыйлар. Бу фестивальгә карата әти-әниләре тарафыннан да кызыксыну уяначак. Күмәк эш килеп чыгачак дип уйлыйбыз.

Күмәк дигәннән, конкурста һәр бала аерым, шулай ук төркем белән катнаша ала. Аны инде гариза тутырганда билгеләргә мөмкин. Гаризалар 1 ноябрьдә кабул ителә. Конкурс дүрт этаптан тора: Беренчесе – Татарстан районнары сәләтле балаларының эшен конкурска җибәрәчәк. Икенчесе – эшләр дирекциядә карала.

Өченчесе – зона этабы (февраль аенда булачак) Буа, Актаныш, Зәй районнарында уздырыла. Дүртенчесе – соңгы этап Казанда узачак. Финал апрель аенда булыр дип көтелә. Соңгы этапка узган катнашучылар өчен улай ук профиль сменасында (Байтик лагерендә) мастерклассларда катнашу мөмкинлегенә ия булачак.

Иң куандырганы – конкурста җиңүчеләр өчен акчалата бүләкләр тапшырылачак. Алар: Беренче урын – 100 мең сум, икенче урын – 70 мең сум, өченче урын – 50 мең сум күләмендә булачак. Шулай ук 16-17 яшьлек җиңүчеләр өчен Казан Дәүләт мәдәният институтына кергәндә өстәмә баллар биреләчәк.

Сүз уңаеннан, “Милли мультfest” кинофестивале ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан Дәүләт мәдәният институты, “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе ярдәмендә гамәлгә куела.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*