tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыда Татар яшьләре форумына чакыралар!
Чаллыда Татар яшьләре форумына чакыралар!

Чаллыда Татар яшьләре форумына чакыралар!

30 октябрь көн дәвамында «Нур» яшьләр үзәгендә татар яшьләре өчен интенсив программа тәкъдим ителәчәк.

Программада:

  • «Чаллыда татар проектларын җанландыруның 30 ысулы» дигән ми давылы,
  • бизнес, тайм-менеджмент, SMM, грантлар, журналистика буенча лекцияләр,
  • психология, хореография, сөйләм серләре, дизайн, фото-видео буенча остаханәләр һәм татар проектын булдыру буенча воркшоп,
  • яклау сессиясе.

Шулай ук көн дәвамында аудиогид ярдәмендә элеккеге «Москва» рестораны буенча экскурсия узып булачак.

Кичке программада:

  • концерт,
  • дизайн-маркет,
  • аудиоспектакль.

Форумда 10-11 сыйныф укучылары, урта һәм югары уку йортлары студентлары, актив яшьләр катнаша ала. Моның өчен Google-гариза тутырырга һәм Оештыру комитетының аны раслауны көтеп алырга кирәк.

Мөһим шарт: көн дәвамында битлек кию сорала, кергәндә температура үлчәнә. Үзегезне начар хис итсәгез, өйдә калуыгыз хәерлерәк.

Оештыручылар: Чаллы Башкарма хакимиятенең Яшьләр эшләре буенча идарәсе ярдәмендә URBANTATAR яшьләр берләшмәсе, «Нур» яшьләр үзәге.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*