tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Ирек Сабировның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша
Бөтендөнья татар конгрессы Ирек Сабировның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Бөтендөнья татар конгрессы Ирек Сабировның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Татар дөньясы зур югалту кичерә. Гомерен халкыбызга хезмәт итүгә багышлаган татар халкының күренекле улы, гаярь һәм фидакарь шәхес, Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе урынбасары, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, танылган шагыйрь һәм публицист Ирек Нәгыйм улы Сабиров бакыйлыкка күчте.

Милләтебез өчен Ирек әфәнденең вафаты зур югалту. Татарстан җирендә туып гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул Чиләбе өлкәсендә яшәп иҗат итте, биредәге милләттәшләребезнең мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәде.

Ул татарның бөеклеге белән горурланган һәм башкаларга да шуны төшендергән чын милләтпәрвәр, барчабызга үрнәк зыялы шәхес иде. Ирек әфәнде гомере буе туктаусыз хезмәттә булды, шуның белән милләттәшләре, якташлары арасында зур абруй казанды.

Бөтендөнья татар конгрессы Ирек Нәгыйм улы Сабиров вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Бу милләтебез өчен зур югалту. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*