tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәчет — Аллаһы йорты
Мәчет — Аллаһы йорты

Мәчет — Аллаһы йорты

Мәчетләр – Аллаһы Тәгаләнең җир өстендә булган изге йортлары. Кем Аллаһыны сөя, ул Аның мәчетләрен дә сөя. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.): “Аллаһы Тәгалә каршында иң сөекле урыннар — мәчетләр” — дип әйтеп калдырган.

Илебездә динсезлек чоры башлангач, авыл кешеләрен елатып, гасырлар буе тирә-юньдә моңлы азан тавышы яңгыратып, намазга чакырып торучы мәчетләрнең манарасы киселеп, бинасы кая ашлык амбары, кая клуб итеп үзгәртеп куелган. Аллаһысызлык чоры менә шулай башланган.

Әйтергә кирәк, мондый афәт Шенталы районындагы Карабикол авылын да читләтеп үтмәгән. Хәзер сүзне шушы мәчеттә байтак еллар имам хәзрәт вазыйфасын башкарган Мияссәр ага Габделмәннан улы Гадельшинга бирик әле.

Ул:

–  Әлһәмдүлилләһи, мәчетебез 1905 елда төзелеп бетеп, эшли башлаган. Авылыбызның бер очында татарлар күпләп яшәсә, икенче очында мукшылар (эрзялар) булганнар. Алар гасырлар буе бер-беренең динен ихтирам итеп, сүзгә килмичә, һәрвакыт дус-тату яшәгәннәр. Беркөнне мәчет манарасын кисәргә дип авыл куштаннары һәм активистлары килеп баскач, мукшылар татар кешеләренә:

– Сез барыгыз, өйләрегезгә кайтып китегез, монда чуалып йөрмәгез. Яисә сезне хөкем итәрләр. Без үзебез барын да җайларбыз, — дип өйләренә кайтарып җибәргәннәр. Үзләре исә, алга чыгып басканнар да:

— Нинди матур бина! Тимәгез әле сез аңа, яшәсен әле ул, музей буларак! – дип үтенгәннәр. Тегеләр бераз аптырашып калсалар да, кире борылып китәргә мәҗбүр булганнар.

Әйтергә кирәк, күрше Татар Әбдекие, Денис авыллары кешеләрен зар елатып, мәчет манараларын гөрселдәтеп, җиргә  кисеп аударган  булсалар, шатлыкка, безнең авылыбыз шушы котычкыч вәхшилекне күрми калган. Ә мәчетебез гомер-бакый тирә-юньгә Ислам нуры таратып яши бирде.

Авыллар колхозлашып беткәч, мәчет бинасын ашлык амбары итеп тә кулланганнар. Безнең бабайларыбыз югалып калмаганнар, кача-поса булса да, биредә намаз укып йөргәннәр. Күпмедер еллар үткәч, минем бабам Галәветдин биредә имамлык итте. Балачагыбызда без дә аларга ияреп, тәравих намазына йөргәнебез әле дә исемдә.

Бәхеткә, миңа да шушы Аллаһы йортында имамлык итәргә туры килде. Ә хәзер инде яшь хәзрәтебез гаиләсе  белән бирегә килеп урнашкач, мин мөәзин вазыйфасын башкарам. Авылыбызда яшьләргә караганда  өлкәннәр күбрәк. Ә дин учагыбыз эшләп тора, Аллаһыга мең шөкер, яшь хәзрәтебездән без бик канәгать. Тагын шуны әйтеп үтәсем килә: авылыбыз хуҗасы Фоат Гарифов 2005 елда иске мәчетебез урынына нәкъ элеккедәй мәчет бинасы төзеп куйды. Без аңа бик рәхмәтлебез, – дип сөйләде.

Карабикол авылы аякка басып, төпле хуҗалыкка әйләнгәч, биредә эшләргә төрле җирләрдән халык агыла башлый.  Хәзер сүзем Татарстанның Казан шәһәреннән үз гаиләсе белән бирегә килеп төпләнүче Ибраһим хәзрәт Наил улы Шәймәрдәнов турында булыр. Аның шәхси тормышына килгәндә, Ибраһим хәзрәт тумышы буенча Екатеринбург шәһәрендә дөньяга килгән. Хәер, сүзне үзенә бирик әле.

 – Балачак елларыгыз белән таныштырып үтегезче, хәзрәт.

— Балачагым бик матур үтте. Шәһәребездә төрле предприятиеләр, заводлар эшләп тора иде. Әтием Наил, әнием Мәүлидә эштә уңган, тормыш сөючән, намуслы кешеләр булдылар. Алар сеңелем Катя (шәһәребез хөрмәтенә Екатерина дип исем биргәннәр) белән  миндә иң матур сыйфатларны гына тәрбияләргә тырыштылар.   

Әбием белән бабамнарга кунакка баргач, шуны күрә идем: ул вакытта дин иреге юк иде бит әле. Алар намазларын  гел яшереп укыйлар иде. Ә үзләре балаларын  дини итеп тәрбияли алмауларына бик ачыналар иде.

Туксанынчы еллар безгә дин иреге алып килгәч, вәзгыять башка якка юнәлеш алды. Мин шәһәребезгә төрле мөселман илләреннән белем тупларга килгән студентлар белән аралаша башладым. Өстәвенә алар институтларда дин гыйлемен укытырга тотындылар. Бирегә төрле яшьтәге кешеләр үзләре теләп йөри башладылар.  Мин балачагымда әбиемнең ашар алдыннан «Бисмилла» әйтеп ашаганнын, ашагач, дога кылып торып киткәнен күрә идем. Күңелем белән гел шулай дингә тартылып яшәгән кеше буларак, мине дә ул егетләр намаз укырга өйрәттеләр, дин асылын төшендерделәр. Моның өчен мин рәхмәтлемен аларга.

Аннан соң бик озак та үтмәде, мин Мәркәзебез Казанга юл тоттым. Биредә 1991 елда ачылган “Ислам динен кабул итүгә мең ел” исемле югары уку йортына укырга кердем. Аллаһыга шөкер, минем тормыштагы төп хыялым гамәлгә ашты. Мин берничә ел биредә дини гыйлем тупладым һәм аны уңышлы гына тәмамлап та чыктым. Шуннан соң туып-үскән шәһәремә әйләнеп кайтып, дөньяви гыйлем — институтта укып, экономист һөнәрен үзләштердем.

— Хәзрәт гаилә тормышы турында сөйләгез әле.

— Минем гаилә коруым могҗизага бай булып чыкты. Екатеринбургтан Казанга командировкага баргач, дусларым белән Галиәскәр Камал театры янында очрашып, сөйләшеп йөргән вакытта, ни күрим, урамнан мөселманча киенгән, кулларына чәчәк бәйләме тоткан  бер кыз белән  егет урам буйлап киләләр. Алар безнең турыга килеп җиткәч, үзләрен фотога төшерүебезне үтенделәр. Фотога төшергәч, китеп тә бардылар. Мин алар китеп баргач, кулларымны күтәреп, Аллаһы Тәгаләдән миңа шундый ягымлы, тормыш корып җибәрердәй, начар гадәтләре булмаган мөселман кызы  сорадым.

Аллаһының рәхмәте, күпмедер вакыт узгач, белем алган мәдәрәсәгә килгәч, мине мөселман кызы белән таныштырдылар. Мин шул чагымда:

– Йә, Раббым, мин бит шушы кызны урамда күргәч, кул күтәреп, дога кылып, сиңа  ялварган идем. Ә ул хәзер минем янымда басып тора! — дип шөкыранә иттем.

Без танышып, сөйләшеп йөргәч, бер-беребезне бик ошатуыбызны аңлап алгач, өйләнешеп, гаилә корып җибәрдек. Моңа дәлил буларак, Алсуымда теге фото сакланган булып чыкты.

Әйтергә кирәк, әти-әниләре теге егеткә тормышка чыгарга ризалык бирмәгәннәр икән. Менә шулай итеп, бергә яши башлавыбызга күп еллар үтеп тә китте инде. Шатлыкка, безнең дүрт балабыз үсеп киләләр.

 – Бу якларга ничек килеп чыктыгыз, хәзрәт?

— Без гаиләбез белән бирегә дустыбыз Сөләйманнарга кунакка килдек. Карабикол авылы матур табигате, гади халкы белән күңелебезгә хуш килде, авыл уртасында рәхәтләнеп гамәл кылыр өчен бик матур мәчет тә бар. Яшәр өчен безгә хуҗалар тарафыннан бөтен уңайлыклары булган өй бирелде. Әйтергә кирәк, биредә төрле милләт халкы яшәсә дә, гел татарча гына сөйләшәләр. Менә шулай итеп, биредә яши башлавыбызга берничә ел үтеп тә китте инде.

— Мәчеткә намазга йөрүчеләр бармы соң?

— Әйе, без рәхәтләнеп намаз укыйбыз, мин вәгазьләр сөйлим. Мияссәр ага мөәзин вазифасын башкара.  Шунысы шатлык, сабый балалар да мәчеткә йөриләр. Ә Корбан, Ураза гаетләрендә биредә басып торырга да урын калмый. Читтә яшәүче авылдашлар  сөенеп кайталар, зираттагы якыннары янына дога кылырга баралар. Фоат Габделәхәт улы Гарифов Корбан аенда эре терлек чалып, авыл халкына Корбан ите өләшә, Өлкәннәр көнендә, төрле бәйрәмнәрдә бүләкләр тарата.. Әйтергә кирәк, 2005 елда авыл хуҗасы Фоат ага Гарифов биредә өр-яңа мәчет бинасы төзетеп куйган.

— Ничек итеп балаларга  дөрес тәрбия бирергә?

— Балалар – безнең дәвамчыларыбыз.  Иң беренче чиратта әти-әниләр сабыйларын бик яратырга тиеш. Бала чакта ата-ананың яратуын, назын тоеп, ихтирамын күреп үскән  бала беркайчан да әхлаксыз булып үсми. Иң мөһиме — телебезгә, Ислам динебезгә карата мәхәббәт тәрбияләргә кирәк, намаз, догалар укырга өйрәтергә. Яшьли шушы нәрсәләрне үзләштергән бала  беркайчан да боларны онытмый. Аларның йөрәкләре буш булмый. Динебезгә карата яратуы булган кеше беркайчан да ялгыш юлга кереп китми, начар эшләр белән шөгыльләнми. Аннан соң алар үзләренең нәсел шәҗәрәсен белергә тиеш. Чөнки тормыш иткәндә, көннәрдән-беркөнне минем тамырларым кайдан килеп чыккан, ата-бабаларым кем булган соң, — дигән сорау килеп басачак. Ә шушы сорау алардан соң да дәвам итәчәк.

Ә хәзер хәзрәтнең тормыш иптәше Алсу остабикә турында бәян итим әле. Алсу Рафик кызы Казан шәһәрендә туып-үскән. Ул сабый чагында әбисе тәрбиясендә татарча сөйләшергә, догалар укырга өйрәнгән. Бераз үсеп, бакчага йөри башлагач, көн саен рус телендә генә аралашкач, татар теле бөтенләй исеннән чыга аның. Үсә-үсә чын вәзгыятьне аңлаган, Ислам динен хөрмәт иткән кыз аптырап калмый, ул яшүсмер чагында мәчеткә килеп, гарәп телен һәм шушы исәптән татар телен укый һәм өйрәнә,  тора-бара дини гыйлем үзләштерә. Мәктәпне тәмамлагач, медицина көллиятендә, аннан соң институтта рус теле һәм әдәбияты белгечлеген үзләштерә. Аннан соң язмыш Ибраһим хәзрәт белән кавыштырып, бергә яши башлагач, Шәймәрдәновлар гаиләсендә бер-бер артлы дүрт бала дөньяга киләләр. Бүгенге көндә уллары Әмир белән Әдилә Казан шәһәрендә югары белем үзләштерәләр. Наил Денис авылы мәктәбендә укый, кечкенәләре Ибраһимга дүрт яшь кенә әле. Мин балаларга бабалары һәм әтиләре исемнәре бирелгәнен белгәч, бераз аптырап киттем. Алар бу исемнәр бик күркәм, Наил – бүләк, ә Ибраһим-пәйгамбәр исемнәре дип аңлаттылар.

Алсу ханыма килгәндә, ул — шәһәр кызы булса да, бик тормышчан, эшчән, уңган кеше буларак та билгеле. Аны яхшы, белемле остабикә буларак, авыл хатын-кызлары бик мактадылар. Ул йорттагы  уннан артык кәҗәләрне савып, сөтләреннән май, каймак, катык, эремчек, сыр ясый. Тәмле ашлар пешереп гаиләсен сыйлый. Иренеп тормый, бакчадагы җиләк-җимешне җыеп, кышлыкка төрле кайнатмалар  хәзерли, яшелчәләрдән салатлар пешерә. Йортта күп итеп, кош-корт үстергәч, иткә дә аптырап тормыйлар.

— Авыл җире миңа бик ошый, биредә экологик яктан чиста ризыклар гына ашатам гаиләмә. Билгеле, балаларым табигатькә дә  якын, өстәвенә миңа булышалар, — дип елмая, Алсу.

— Әгәр дә миңа сайлау мөмкинлеге бирелсә, мин авылда яшәүне сайлар идем, — дип тә өстәде ул.

Мин әңгәмәбез ахырында Шәймәрдәновлар гаиләсеннән:

– Киләчәк тормышка нинди хыяллар белән яшисез? — дип сорамый кала алмадым. Алар:

— Илебездә тынычлык урнашсын, кешеләр һәрчак үзара дус-тату мөнәсәбәттә яшәсеннәр һәм балаларыбыз – җир йөзендә Ислам динен дәвам итүчеләрдән булсыннар иде, – дип җавап бирделәр.

 Нурсинә ХӘКИМОВА.

 Шенталы районы, Карабикол авылы.

Источник: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*