tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бәйрәм ярминкәсендә мәтрүшкә дә, себерке дә булды
Бәйрәм ярминкәсендә мәтрүшкә дә, себерке дә булды

Бәйрәм ярминкәсендә мәтрүшкә дә, себерке дә булды

30 августтагы республиканың зур бәйрәме – милли бәйсезлеге көн уңаеннан Базарлы Матак үзәгендә гадәттәгечә җыр-биюләр, самовырдан кайнаган чәй, кайнар коймаклы сый белән ярминкә дә оештырылды.

Биредә район мәктәпләре, авыл җирлекләре, эшмәкәрләр, гади кешеләр үз бакчаларыннан җыелган яшелчәләрне, хуҗалыкларында үстерелгән кош итен тәкъдим итә алды. Серкәшләнгән помидор-кыяр, җиләк-җимеш компотлары, ит-балыгы, балы, кипкән мәтрүшкә белән себеркегә кадәр бар иде.

Район башлыгы Александр Никошин да мул азык-төлек тезелгән һәр өстәл янына туктап, сатучылардан  сәүдә барышы белән кызыксынды. Ул үз көчеңне куеп үстергән җимешләрнең татлырак һәм кыш айларында гаиләнең матди хәленә зур ярдәм булуын ассыклады.

–    Кибетләрдә чит илләрдән китерелеп, ничек үстерелгәне билгеле булмаган яшелчә, җиләк-җимешкә караганда, үз бакчаңнан җыеп алынганы табигый һәм сәламәтлек өчен күпкә файдалырак бит, – дип билгеләп үтте.

Ярминкә иртәнге сәгать җидедә үк башланды. Сәгать тугызлар тирәсендә мәктәп-хуҗалыклар арасында кайбер продукцияне сатып бетерүчеләр дә бар иде инде. Карга мәктәбе бакчасында үстерелгән яшелчәләрдән белән сату итүче Сәет Хисмәтов:

–    Суганга бәя 22 сумнан куелган иде, алып бетерделәр инде. Ярминкәдә, гомумән, катнашырга яратабыз. Чакырган саен киләбез, яхшы итеп үз продукциябезне тәкъдим итәбез, – диде.

–    Бездән менә кабакны яхшы алдылар, берәү генә калды. Бер-берсен 50 сумнан саттык. Берәү генә калды инде. Әлкилеләр кабактан камыр ризыклары пешерергә бик тә ярата бит ул, – диде  Түбән Әлки урта мәктәбе исеменнән килгән Нурия Хәмитова һәм Фердинант Хамидуллиннар.

Нәби Дәүли исемендәге гимназия өстәлендә компот, серкәшләнгән помидор банкаларын гына күргәч, “Сез яшелчәләр алып килмәдегезме әллә?” – дип кызыксынган идек, “Сатып алып та бетерделәр инде”, – диде биредә сату итүче Габдеразак Абдуллин.
Сатуда кипкән мәтрүшкә дә, себерке дә  бар иде. Нәби Дәүли исемендәге гимназия мәктәбе укытучысы Лилия Фәракшина әлеге хуш исле тәмләткечне сатып алганда: “Быел мәтрүшкәгә барып булмады. Монда сатуларын күреп сөендем. Аның белән чәй бигрәк тәмле бит”, – диде.

Районның казна хезмәте бинасы янындагы тыкрыкта, гадәттәгечә, ярылган һәм ярылмаган утын, “Хузангай” һәм “Кызыл Шәрык” җәмгыятьләре тарафыннан бодай, көрпә тәкъдим ителде.

Район мәдәният хезмәткәрләре, ярминкәгә бәйрәм кәефе тудырып, милли киемнәрдән киенеп, гармун көенә татар, рус, чуаш халыклары җыр-биюләрен башкарды.

Чыганак: alki-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*