14-20 июньдә Камал театрында Казан дәүләт мәдәният институтының татар актерлык курсында укучы студентларның диплом спектакльләре күрсәтелә. Курс җитәкчесе – ТР һәм РФ атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, Г. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, укытучы – Рамил Гәрәев, сәхнә теле буенча укытучы – Инсаф Абдулла.
17 июнь Галиәсгар Камал пьесасы буенча куелган «Беренче театр» спектакле 14.00 һәм 18.00 сәгатьләрдә башлана.