tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәктәп кунагы – мөфти
Мәктәп кунагы – мөфти

Мәктәп кунагы – мөфти

2023 ел – Педагог һәм остаз елы буларак, укытучы хезмәтенең абруен күтәрүгә юнәлтелгән  берсеннән-берсе  эчтәлекле мәдәни-агарту чаралары белән безнең истә калачак. Бөтен Россия күләмендә форум һәм конференцияләр, конкурс һәм күргәзмәләр, телешоу һәм  концертлар  уза. Ә Мәскәүнең Муса Җәлил исемендәге 1186 санлы мәктәбе укытучылар колективы һәм укучылары өчен бу ел зур вакыйга белән истәлекле булып калачак – 7 сентябрьдә мәктәптә Россия Федерациясе мөселманнары Диния назарәте һәм Россия мөфтиләр Шурасы рәисе мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин кунакта булды.

Равил Гайнетдин гомердән-гомер укытучы хезмәтен югары бәяли. Мәскәүнең бердәнбер татар мәктәбе оешуының  беренче көненнән башлап  коллективның иң якын дусты булып тора ул, мәктәпнең тормышы, уңышлары белән кызыксынып, ихтыяҗларын кайгыртып, һәрдаим сәяси һәм материаль ярдәм күрсәтеп тора. Ул бүләк итеп тапшырган дәреслекләр, уку әсбаплары, электрон техника, милли костюмнар өчен укытучылар, укучылар  һәм ата-аналар зур рәхмәт белдерә. Өстәвенә, аның булышлыгы белән безнең иҗади төркемнәрдә катнашучы 20ләгән  балабыз  ел саен борынгы Суздаль шәһәрендә уза торган Халыкара гаиләләр фестиваленә барып, җиңү яулап һәм ял итеп кайта.

Бу юлы хөрмәтле кунагыбыз тормыш иптәше Зөһрә ханым һәм беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов белән уку аудиторияләренең җиһазландырылуы белән танышты, музейларны карады, дәресләргә керде, укучылар белән аралашты, балаларның ничек укуы, белем алуга  һәм укытучыларга мөнәсәбәте, кәефләре белән кызыксынды. 35 милләт баласы укыган мәктәптә мөфтинең күп телләр белүе дә файдалы булды – балаларның туган телләрендә сораулар бирде. Укучылар гаҗәпләнеп һәм сөенеп, үз телләрендә җавап кайтарып, уңышлары белән уртаклаштылар, татар теле дәресендә  барысы да Муса Җәлил шигырьләрен  яттан укып күрсәттеләр.

Укучылар һәм укытучылар белән әңгәмә актлар залында дәвам итте. Илфат Әхмәт улы Миннегалиев җитәкчелегендәге “Балкыш” вокаль төркеме һәм Римма Наил кызы Фәизова җитәкләгән “Шаян” бию ансамблендә катнашучы балалар мөхтәрәм кунакларны  матур чыгышлары белән сәламләде. Татар теле буенча Халыкара олимпиада һәм Зур Рбишчада узган  «И туган тел, и матур тел!» төбәкара конкурс җиңүчесе Илдар Ганиев Муса Җәлил шигырен  укып тәэсирләндерде. Равил Гайнетдин үзенең соклануын һәм рәхмәтен белдереп, барысын да яңа уку елы башлану  белән котлады. Мәктәпнең узган елда 25 еллык юбилеен билгеләгәнен дә искә алды, укытучының һәм остазның һәрбер кеше язмышында нинди зур йогынты калдыруы, остаз белән шәкерт арасындагы гомер буена рухи элемтә саклануы турында сөйләде. “Укытучы белем биреп кенә калмый, ул киләчәк буын кешесенең әхлакый сыйфатларын формалаштыра, укытучы тәрбияләгән гражданин безнең киләчәк тормышны төзүче, безнең таяныч булачак”,- диде. Бүгенге яшьләргә  дөрес  тәрбия бирүнең киләчәктә Россияне бәла-казадан, сугышлардан саклавына өмет багълады. Мөфти Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигыреннән өзек укыды һәм яшь буынны сугыш китергән фаҗигаләрне, Ватан өчен һәлак булган  каһарманнарны хәтердә тотып, киләчәктә  сугыш афәтенә юл куймаска өйрәтеп үстерүнең мөһим булуын ассызыклады.

Равил Гайнетдин ислам динендә гыйлем һәм мәгърифәтнең, үз-үзеңне һәрдаим үстерүнең мөһим урын тотуы турында кабатлап сөйләде, балаларны укуда һәм эштә беренче, бүгенге  буыннан алдынгырак булырга тырышырга, һөнәри осталыкны үстерүгә өндәде. “Кеше үзенә, гаиләсенә һәм Ватанына файда китерергә  тиеш”, – диде. Мәскәүдә яшәп укыган кешегә башкала укуда, эштә, сәнгатьтә, спортта, башка бик күп юнәлештә булган хыял-максатларын тормышка ашыру өчен бик зур мөмкинлекләр бирә. Ул мөмкинлекләрне киң файдаланырга  һәм шул ук вакытта рухи тормышны да онытмаска киңәш итте. “Югары әхлаклы кеше өчен  динебез – рухи көч чыганагы да, дөрес ориентир һәм нык таяныч та. Безнең укытучылар һәм остазлар балаларда дингә ышануны, ата-бабаларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен  сакларга тырышу һәм башка милләт традицияләренә ихтирам тәрбияләргә тиеш. Моның өчен 1186 мәктәпнең күп милләтле мохитендә барлык шартлар тудырылган”, – диде мөфти.

Равил Гайнетдин үзе дә күп кенә күренекле дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре тәрбияләгән  остаз. Шуларның берсе – Мәскәү өлкәсе мөфтие, безнең мәктәпнең идарә советы рәисе Рушан хәзрәт Аббясов. Үзенең өч баласын бездә укытыр өчен махсус фатир сатып алып, шул районга күчеп килде ул. Аның безнең белән булуы да мәктәпкә зур таяныч, куәт өстәп тора.

Мөфти белән мәктәпкә Диния назарәтенең мәдәният департаменты җитәкчесе Ринат Абянов та килде. Ул Хөсәен Фәезхановка багышланган күчмә күргәзмә китерде, аның хезмәте, фаҗигале  тормыш юлы турында сөйләде, халкына кыйммәтле мирас итеп сәнгать, әдәбият әсәрләре, фәнни хезмәтләр һәм ачышлар калдыручы бөек шәхесләребезне хәтердә сакларга өндәде.

Бу очрашу турында укытучылар һәм укучылар әле  бик озак искә алып сөйләр. Барысы да Равил Гайнетдинның нинди зур вазифалар башкаручы шәхес икәнен белә. Олы дин әһеле, дәүләт эшлеклесе турында массакүләм чаралардан, телевидениедән ишетеп, күреп торабыз. Диния назарәтен җитәкләүдән тыш ул мөселман илләрендә Россия мәнфәгатьләрен алга этәрүгә дә үз өлешен кертә. Эш көненең һәр минуты  санаган булуга карамастан, бөек замандашыбызның укытучы дәрәҗәсен югары күтәрүе һәм хөрмәт итүе, киләчәк буынга игътибарлы булуы безнең өчен бик зур сөенеч. Мәктәпнең тормышы белән ихлас кызыксыну, балаларга җылы мөнәсәбәте, бүләкләре, яхшы теләкләре – барысы да  бер якты бәйрәм хисе калдырды. Ул яктылык, билгеле, безгә алдагы хезмәтебездә ярдәм итәчәк, укучыларыбызны укыту-тәрбияләүдә да яңа үрләр яуларга этәргеч булачак.

Роза ХАБИБУЛЛИНА,

1186 номерлы мәктәп директоры.

Мәскәү.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*