Кагыйдә буларак, һәр ел җәйге яллардан соң, октябрь башы белән Мәскәү татар мәдәнияте үзәге бинасында (Татарский пер. 8) иҗади сезон тантаналы рәвештә ачыла һәм быел да нәкъ шулай булды. Тамашачылар залында алма төшәргә урын юк иде, күпләргә урын да җитмәде. Димәк, башкалада яшәүче милләттәшләребез татар җыр-моңына нык сусаган, яраткан һәвәскәр артистлары чыгышына бик тә зарыккан.
Шул мәдәни кичәне оештыручылар исеменнән күп санлы тамашачыларны Мәскәү татарлары автономиясе җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Фарисов (фотода), татар мәдәнияте үзәге директоры Әнвәр Хөсәинов һәм Татарстан Республикасының башкаладагы тулы вәкаләтле вәкиллеге исеменнән Фикус Мортазина җылы сәламләделәр.
Мәскәү татар автономиясе буенча 2023 ел армия генералы Мәхмүт Гареевнең 100 еллыгына багышланган булса, киләсе 2024 елны автономия Советы икенче бер күренекле хәрби милләттәшебез, башкаладагы татар мәдәнияте үзәге активисты, Бөек Ватан сугышы ветераны, ЦСКАклубының элеккеге җитәкчесе, полковник Әнвәр Чанышевның якты истәлегенә багышларга килеште. Аның тол хатыны Нурзидә ханым үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Әнвәр Хәйдәрович Мәскәү татарларының милли-мәдәни тормышында катнашуны изге бурычы дип кабул иткән, шуңа газиз халкыбызның кыйммәтле мәдәни һәм тарихи мирасын саклап калуга корылган бар чараларда да актив катнашып килгән.
“Бу бинада беренче тапкыр иҗади сезонны ачу әле ерак 1926 елда булган”, – дип искәртте мәдәни үзәкнең алыштыргысыз директоры Әнвәр Үмәр улы.
Олы буын әлеге бинага (Асадуллаев йорты) кагылган тарихи фактларны бик кызыксынып тыңласа, яшьләр күбрәк цифрлы технологияләргә өстенлек бирде, кайберләре фойеда урнашкан “Учим татарский с Ак Буре” кушымтасын үзләштерде.
Концерт программасын күренекле якташыбыз, популяр җырчы, “Мәдинә” рухи музыка ансамбле җитәкчесе Наилә Фатехова ачып җибәрде.
Танылган артистлар белән беррәттән, бу көнне яңа иҗади коллективлар да чыгыш ясады. Мәсәлән, Айдар Вәлиев җитәкчелегендә “Дуслык” хор капелласы тамашачы күңеленә хуш килде һәм Рабига Шәрифуллина җитәкчелегендәге “Балкыш” гаилә ансамбле чыгышы да кайнар алкышларга лаек булды.
Бу бәйрәмнең концерт программасында шулай ук “Шатлык” (җит. Зәмзәмия Сәхабетдинова) һәм “Балачак” (Илмира Галимова) балалар төркемнәре, Асия Рахмани алып барган татар теле курслары укучылары, Рушан Люкманов студиясенең баянчы шәкертләре, “Нур” (Алсу Фәткуллина), “Дуслар” (Рәисә Кәбирова), “Татар моңнары” (Зәйнәб Сөләйман), “Идел” (Сания Шакирова), “Илдан” (Радиф Яваев), “Мирас” (Илнара Нигъмәтуллина), “Мәскәү егетләре” (Рафик Вәлитов), “Хәзинә” (Илмира Галимова) ансамбльләре һәм Наилә Дусметованың вокаль студиясе үзешчәннәре, һәрвакыттагыча, бик отышлы катнаштылар, чараны бай иттеләр.
Бигрәк тә Фәрит Фарисовичны аерым билгеләп үтәсем килә. Үзенең сәламләү чыгышында ук ул үзе иҗат иткән шигырен укыды, ә Аида Зарипова белән дуэтта “Әниемә” җырын концерт барышында бик яхшы, үзәккә үтеп керерлек итеп башкарды.
Гадәттәгечә, кайнар алкышларны шулай ук Дилә Сөләйманова, Эльза Юсыпова, Әлфия Авзалова исемендәге җыр фестиваленең гран-при иясе Илнара Нигъмәтуллина һәм Россиянең атказанган артисты Илдар Шиһапов җыйды. Ә бу чараны һәм концертны җылы иттереп Галия Аюпова алып барды.
Мәскәү татар мәдәнияте үзәгенең сәнгать җитәкчесе Илдар Хәмит улы ассызыклап үткәнчә, Россиянең яңа тарихында шундый иҗади сезонны ачу моннан нәкъ 20 ел элек, ягъни 2003 елда булып үткән, димәк, быелгысы юбилейга туры килә һәм әлеге инициатива күркәм бер традициягә әверелде.
Форсаттан файдаланып, Илдар Шиһапов әлеге үзәктә эшләп килгән түгәрәкләр һәм клублар, аларның эш графигы белән таныштырып үтте һәм биредә бу хезмәтләр барысы да бушлай булуын әйтте. “Аллаһыга шөкер, безнең үзәк тәкъдим иткән түгәрәкләрдә һәм курсларда шөгыльләнүчеләр саны артып тора һәм аларга төрле яшьтәге милләттәшләребез бик теләп йөри. Шулай ук мәдәни чараларыбызда тулы залны күрү дә безгә, артистларга, зур казаныш”, – диде ул.
“Үз репертуарымны яңарту өстендә һәрдаим эшлим, чөнки безнең татарларга гына хас булган сихри моңга күмелеп җырлаганда, йөрәк тә бит әллә нишләп куя, күңел кыллары да тибрәнеп китә кебек һәм тамашачыны да шул хисләрне кичерергә мәҗбүр итәр өчен үз өстеңдә нык шөгыльләнергә кирәк”, – дип сөйләде җырчы Хамисә Хөсәинова.
Күргәнегезчә, бүген Мәскәү татар мәдәнияте үзәгендә 23 иҗади коллектив һәм студия эш алып бара, ә алар белән энтузиаст һәм үз җан шөгыльләренең остазлары – атказанган артистлар һәм сәхнә осталары җитәкчелек итә. Бу көнне алар барысы бергә җыелып, күп санлы тамашачыларга бай концерт, яхшы кәеф, күңелле милли мохит бирделәр һәм татарларны берләштерүгә тагын бер зур адым ясадылар. Әбу мәдәни чара, гадәттәгечә, бөтен татарлар гимнына әверелеп барган “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.
Наил АКСЯНОВ,
Мәскәү
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары.