tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Солдатларга җибәрү өчен оекбашлар бәйлиләр
Солдатларга җибәрү өчен оекбашлар бәйлиләр

Солдатларга җибәрү өчен оекбашлар бәйлиләр

Тубыл шәһәре иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы “Ак калфак” әгъзаларының “Подари тепло солдату” хәйрия акциясендә катнашулары традициягә керде. Махсус хәрби операциягә мобилизацияләнүчеләр өчен оекбашлар бәйләүчеләр үз өлешләрен кертергә тырышып эшлиләр. Иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы “Ак калфак” рәисе Айсылу ханым:”Аллаһыдан ярдәм сорап, догалар укып, ихлас күңелебез белән бәйлибез. Бәйләгән оекбашаларыбыз солдатларыбызга ярдәм итсен дигән теләкләр теләп эшлибез. Оекбашлар бәйләүдән башка мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм дә оештырдык. Бу изге эшләрне алга таба да дәвам итәргә планнаштырабыз. ”Ак калфак” иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы вәкилләре лаеклы ялда булсалар да актив яшәү рәвешен алып баралар. Равилә ханым Фазыловага, Нәсимә ханым Кормановага, Фәния ханым Мәлибаевага рәхмәтләремне белдерәм,”-дип сөйләде.

Күпләп оекбашлар бәйләүчеләрнең берсе “Ак калфак” оешмасы әгъзасы Нәсимә ханым Корманова:”Без хәрби операциядә катнашучы солдатларга ярдәм йөзеннән эшлибез. Бу яхшы гамәлне буш вакытыбызда үз өйләребездә башкарабыз. Оешмабызда күп кеше булмасак та, безнең апалар уңганнар, оста куллылар, ярдәмчелләр, мәрхәмәтле кешеләр. Җитәкчебез Айсылу Әптелмән кызы тырыш, кирәкле, файдалы идеяларны тормышка ашырырга тырыша. Мондый игелекле эштә теләге булган һәркем катнаша ала. Үз кулларыгыз белән бәйләгән оекбашлар һәм бияләйләрне Тубылдагы “Бердәм Россия” партиясенең бүлекчәсенә тапшыра алалар”,-дип сөйләде.

“Ак калфак” иҗтимагый хатын-кызлар оешмасына Эдуард хәзрәт Юнысов һәм Тимур хаҗи Ниязов 50 пар оекбашлык, бияләйләр бәйләргә йон җепләр сатып алу өчен матди ярдәм күрсәтә.

Тубыллылар бу эш белән мәҗбүри түгел, ә күңел кушуы буенча шөгыльләнәләр. 84 яшен тутырган ветеран укытучы Заһидә апа Бекенина да оекшбашлар бәйләп “Бердәм Россия” партиясе бүлекчәсенә беренчеләрдән булып тапшырды.

Римма Умитбаева.

Тубыл.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*