tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү татар мәдәнияте үзәгендә иҗади сезон ачылды
Мәскәү татар мәдәнияте үзәгендә иҗади сезон ачылды

Мәскәү татар мәдәнияте үзәгендә иҗади сезон ачылды

Кагыйдә буларак, һәр ел җәйге яллардан соң, октябрь башы белән Мәскәү татар мәдәнияте үзәге бинасында (Татарский пер. 8) иҗади сезон тантаналы рәвештә ачыла һәм быел да нәкъ шулай булды. Тамашачылар залын­да алма төшәргә урын юк иде, күпләргә урын да җитмәде. Димәк, башкалада яшәүче милләттәшләребез татар җыр-моңына нык сусаган, яраткан һәвәскәр артистлары чыгы­шына бик тә зарыккан.

Шул мәдәни кичәне оешты­ручылар исеменнән күп санлы тамашачыларны Мәскәү татар­лары автономиясе җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Фарисов (фотода), татар мәдәнияте үзәге директоры Әнвәр Хөсәинов һәм Татарстан Республикасының башкаладагы тулы вәкаләтле вәкиллеге исеменнән Фикус Мор­тазина җылы сәламләделәр.

Мәскәү татар автономиясе бу­енча 2023 ел армия генералы Мәхмүт Гареевнең 100 еллыгы­на багышланган булса, киләсе 2024 елны автономия Советы икенче бер күренекле хәрби милләттәшебез, башкаладагы татар мәдәнияте үзәге активи­сты, Бөек Ватан сугышы вете­раны, ЦСКАклубының элеккеге җитәкчесе, полковник Әнвәр Чанышевның якты истәлегенә багышларга килеште. Аның тол хатыны Нурзидә ханым үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Әнвәр Хәйдәрович Мәскәү татарларының милли-мәдәни тормышында катнашуны изге бурычы дип кабул иткән, шуңа газиз халкыбызның кыйммәтле мәдәни һәм тарихи мирасын саклап калуга корылган бар чараларда да актив катнашып килгән.

“Бу бинада беренче тапкыр иҗади сезонны ачу әле ерак 1926 елда булган”, – дип искәртте мәдәни үзәкнең алыштыргысыз директоры Әнвәр Үмәр улы.

Олы буын әлеге бинага (Асадуллаев йорты) кагылган тари­хи фактларны бик кызыксынып тыңласа, яшьләр күбрәк цифрлы технологияләргә өстенлек бирде, кайберләре фойеда урнашкан “Учим татарский с Ак Буре” ку­шымтасын үзләштерде.

Концерт программасын күренекле якташыбыз, популяр җырчы, “Мәдинә” рухи музыка ансамбле җитәкчесе Наилә Фа­техова ачып җибәрде.

Танылган артистлар белән беррәттән, бу көнне яңа иҗади коллективлар да чыгыш яса­ды. Мәсәлән, Айдар Вәлиев җитәкчелегендә “Дуслык” хор ка­пелласы тамашачы күңеленә хуш килде һәм Рабига Шәрифуллина җитәкчелегендәге “Балкыш” гаилә ансамбле чыгышы да кайнар алкышларга лаек булды.

Бу бәйрәмнең концерт программасында шулай ук “Шатлык” (җит. Зәмзәмия Сәхабетдинова) һәм “Балачак” (Илмира Галимо­ва) балалар төркемнәре, Асия Рахмани алып барган татар теле курслары укучылары, Рушан Люкманов студиясенең баянчы шәкертләре, “Нур” (Алсу Фәт­куллина), “Дуслар” (Рәисә Кәби­рова), “Татар моңнары” (Зәйнәб Сөләйман), “Идел” (Сания Ша­кирова), “Илдан” (Радиф Яваев), “Мирас” (Илнара Нигъмәтулли­на), “Мәскәү егетләре” (Рафик Вәлитов), “Хәзинә” (Илмира Гали­мова) ансамбльләре һәм Наилә Дусметованың вокаль студиясе үзешчәннәре, һәрвакыттагыча, бик отышлы катнаштылар, чараны бай иттеләр.

Бигрәк тә Фәрит Фарисовичны аерым билгеләп үтәсем килә. Үзенең сәламләү чыгышында ук ул үзе иҗат иткән шигырен укы­ды, ә Аида Зарипова белән дуэт­та “Әниемә” җырын концерт ба­рышында бик яхшы, үзәккә үтеп керерлек итеп башкарды.

Гадәттәгечә, кайнар алкышлар­ны шулай ук Дилә Сөләйманова, Эльза Юсыпова, Әлфия Авзалова исемендәге җыр фестиваленең гран-при иясе Илнара Нигъмә­туллина һәм Россиянең атка­занган артисты Илдар Шиһапов җыйды. Ә бу чараны һәм кон­цертны җылы иттереп Галия Аю­пова алып барды.

Мәскәү татар мәдәнияте үзәгенең сәнгать җитәкчесе Илдар Хәмит улы ассызыклап үткәнчә, Россиянең яңа тари­хында шундый иҗади сезонны ачу моннан нәкъ 20 ел элек, ягъ­ни 2003 елда булып үткән, димәк, быелгысы юбилейга туры килә һәм әлеге инициатива күркәм бер традициягә әверелде.

Форсаттан файдаланып, Илдар Шиһапов әлеге үзәктә эшләп килгән түгәрәкләр һәм клублар, аларның эш графигы белән та­ныштырып үтте һәм биредә бу хезмәтләр барысы да бушлай булуын әйтте. “Аллаһыга шөкер, безнең үзәк тәкъдим иткән түгәрәкләрдә һәм курсларда шөгыльләнүчеләр саны артып тора һәм аларга төрле яшьтәге милләттәшләребез бик теләп йөри. Шулай ук мәдәни чара­ларыбызда тулы залны күрү дә безгә, артистларга, зур казаныш”, – диде ул.

“Үз репертуарымны яңарту өстендә һәрдаим эшлим, чөнки безнең татарларга гына хас булган сихри моңга күмелеп җырлаганда, йөрәк тә бит әллә нишләп куя, күңел кыллары да тибрәнеп китә кебек һәм та­машачыны да шул хисләрне кичерергә мәҗбүр итәр өчен үз өстеңдә нык шөгыльләнергә кирәк”, – дип сөйләде җырчы Хамисә Хөсәинова.

Күргәнегезчә, бүген Мәскәү татар мәдәнияте үзәгендә 23 иҗади коллектив һәм студия эш алып бара, ә алар белән энтузиаст һәм үз җан шөгыльләренең остазла­ры – атказанган артистлар һәм сәхнә осталары җитәкчелек итә. Бу көнне алар барысы бергә җыелып, күп санлы тамашачыларга бай концерт, яхшы кәеф, күңелле милли мохит бирделәр һәм татарларны берләштерүгә тагын бер зур адым ясадылар. Әбу мәдәни чара, гадәттәгечә, бөтен татарлар гимнына әверелеп барган “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.

Наил АКСЯНОВ,

Мәскәү

Илдар Мөхәммәтҗанов  фотолары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*