tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мостай Кәрим исемендәге скверда шагыйрь әсәрләреннән өзекләр күрсәтеләчәк
Мостай Кәрим исемендәге скверда шагыйрь әсәрләреннән өзекләр күрсәтеләчәк

Мостай Кәрим исемендәге скверда шагыйрь әсәрләреннән өзекләр күрсәтеләчәк

Казанда 20 октябрьдә башкорт халык шагыйре һәм язучысы Мостай Кәримнең тууына 104 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль чара узачак. Шәһәрлеләр авторның әсәрләреннән өзекләр белән иҗади номерлар күрә алачак, шулай ук аның һәйкәленә чәчәкләр салачаклар.

Тамашачылар алдында Казан дәүләт мәдәният институты студентлары, «Нур» театры һәм «Залесный» мәдәни үзәгенең «Ак Тирәк» халык фольклор башкорт ансамбле артистлары чыгыш ясаячак.

Чарада ТР Мәдәният министрлыгы, Халыклар ассамблеясе һәм Республиканың Халыклар дуслыгы йорты, Татарстан һәм Башкортстан Язучылар берлеге һәм башкалар катнашачак.

Бер мәйданчыкта әдәби-мәдәни җәмәгатьчелек, педагоглар, мәктәп укучылары һәм студентлар җыелачак, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

Әлеге вакыйгага теләгән һәркем кушыла ала. Килүчеләрне 11:00 сәгатьтә Мостай Кәрим исемендәге скверда көтәчәкләр, ул Даурия урамы һәм Оренбург тракты киселешендә урнашкан.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*