tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Якташ галимебезнең яңа ачышы
Якташ галимебезнең яңа ачышы

Якташ галимебезнең яңа ачышы

Россия Фәннәр Академиясенең биологик системалар һәм агротехнологияләр Федераль фәнни үзәге (РФА ФГБНУ ФНЦ) Оренбур өлкәсендә «организации-лидеры» булган бердәнбер беренче категорияле фәнни-тикшеренү һәм уку учреждениесе. Ул 2017 елның 22 декабрендә ике профильле институт Бөтенроссия ит терлекчелеге фәнни-тикшеренү институты һәм Оренбур авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты нигезендә төзелгән (алар икесе дә 1930 еллардан эшләп килгән). Аның Калмык токымлы терлекләрнең селекция үзәге баш фәнни хезмәткәре Каюмов Фоат Галимовичның эшчәнлеге һәм фәнни ачышлары турында күп еллар элек язып узган идек.

Һәм менә яңа ачыш. РФА ФГБНУ ФНЦ галим селекционерлары тарафыннан итле терлек токымнары буенча селекция-генетик Үзәкнең баш фәнни хезмәткәре, РФнең атказанган зоотехнигы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Каюмов Фоат Галимович җитәкчелегендә калмык терлек токымының яңа тибы – «Адучи» булдырылган.

Яңа югары продуктлы типны чыгару буенча эш 2010 елда Калмык Республикасы Целинный районының «Агрофирма Адучи»ның токымлы хайваннарын кулланып башланган. Күпьеллык эш нәтиҗәсендә калмык токымлы чиста токымлы хайваннардан өстенрәк хайваннар барлыкка килгән.

Яңа төзелгән токымның авторларының берсе, РФА БСТ ФНЦ ФГБНУ терлекләрнең ит токымнары буенча селекция-генетик үзәгенең фәнни хезмәткәре, биология фәннәре кандидаты Третьякова Рузия Фоатовна яңа чыгарылган хайваннарның төп үзенчәлекләре турында сөйләде:

– «Адучи» тибындагы үгезләр һәм сыерлар кискен континенталь, коры һәм эссе климатка яхшы җайлашучанлык, авыруларга чыдамлык, азыкка таләпчән түгел, тере массаның югарырак үсешен бирү һәм организмда азрак май салу сәләте белән аерылып торалар, – диде.

Калмык токымлы «Адучи» тибындагы хайваннарны куллану терлекләрнең баш санын арттыруга, ит продуктивлыгын һәм ит терлекчелеге тармагының нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итәчәк.

Үзәкнең максаты да бит Россиядә авыл хуҗалыгында хайваннар селекциясенең перспективалы юнәлешләре буенча фәнни эшләнмәләрнең нәтиҗәлелеген шактый арттыруга ирешү, нанотехнологияләр, генетика, металломика һәм башка дисциплиналар өлкәсендә заманча карарлар кулланып агробиотехнологияләр булдыру тора. Милләттәш галимнәребезне 8 октябрьдә булып узган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Көне белән ихластан котлап, гыйльми эшләрендә яңадан яңа уңышлар теләп калабыз.

Фәннур Гайсаров 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*