20 октябрьдә безнең мәктәптә туган телләр укытучыларның төбәкара семинар-киңәшмәсе булып узды. Аның эшчәнлегендә Татарстан Республикасы делегациясе катнашты.
Кунакларны фойеда традицион чәкчәк белән каршы алдык. Аларга «Татар теле дәресләрендә телдән сөйләм үсеше» һәм «Татар теле дә-ресләрендә цифрлы технологияләр» дигән ачык дәресләр тәкъдим ителде.
Шуннан соң мәктәп музейларына, китапханәгә, уку кабинетларына экскурсия оештырылды. Чара концерт программасы белән дәвам итте, анда мәктәпнең иҗади коллективлары чыгыш ясады.
Кунаклар педагогларның искиткеч команда булып эшләүләрен билгеләп үтте, мәгариф учреж-дениесенең эшчәнлегенә югары бәя бирде, мәк-тәпнең гел үсештә булуын ассызыклады.
Мәктәп директоры, кайбер педагоглар һәм коллектив Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларына ия булды. Шулай ук мәктәпкә түбәтәйләр, жилетлар, уку һәм матур әдәбият комплектлары бүләк ителде.
Роза ШАКИРОВА,
1186 нчы номерлы мәктәп директоры.
Мәскәү.