“Сания” беренче татар операсының дөнья күрүенә йөз ел була. Әлеге операның премьерасы Казанның Татар дәүләт драма театрында 1925 елның 25 июнендә була. Шул уңайдан ачылган күргәзмәдә музей фондыннан уникаль экспонатлар: Сәйдәшнең дирижерлык таягы, кларнет, хатирәле фотосурәтләр, Солтан Габәшинең кулъязмасы, Василий Виноградовның күзлеге дә бар.
Беренче татар операсының авторлары – композитор, дирижер, Солтан Габәши, җырчы һәм композитор Газиз Әлмөхәммәтов, скрипкачы һәм педагог Василий Виноградов. Либреттоны язарга Фатих Әмирхан ярдәм итә.
Чыганак: idel-tat.ru