tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иштуганлылар «Татарча диктант» акциясенә кушылдылар
Иштуганлылар «Татарча диктант» акциясенә кушылдылар

Иштуганлылар «Татарча диктант» акциясенә кушылдылар

13-15 октябрь көннәрендә дөньякүләм татар теленнән белем тикшерү “Татарча диктант” акциясе уза. Әлеге чарада һәр теләгән кеше катнаша ала. Быел “Татарча диктант” сигезенче тапкыр оештырыла.

Акция бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерүгә, әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыруга, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә, татар теленә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Акциядә катнашу теләгән һәркем өчен ирекле һәм бушлай. Татар теленең башлангыч дәрәҗәсен дә, татар телен дә яхшы белгән кешеләрнең катнашуын күздә тота. Акциядә теләгән һәркем катнаша ала, җенесенә, белеменә, диненә, һөнәренә, гаилә хәленә һәм мәнфәгатьләренә карамастан. Акция грамоталы язуга, әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыруга, орфографик һәм грамматик хаталарны үз-үзеңне тикшерүгә, филологларны һәм татар теле укытучыларын популярлаштыруга юнәлдерелгән. Әлеге акциягә Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре, «Тюрагай» һәм «Умырзая» фольклор коллективлары да кушылдылар. Акция нәтиҗәләре 15 ноябрьдән соң билгеле булачак.

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*