tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли музейда «Сания»: беренче татар операсы»на багышланган күргәзмә ачылды
Милли музейда «Сания»: беренче татар операсы»на багышланган күргәзмә ачылды

Милли музейда «Сания»: беренче татар операсы»на багышланган күргәзмә ачылды

“Сания” беренче татар операсының дөнья күрүенә йөз ел була. Әлеге операның премьерасы  Казанның Татар дәүләт драма театрында 1925 елның 25 июнендә була. Шул уңайдан ачылган күргәзмәдә музей фондыннан уникаль экспонатлар: Сәйдәшнең дирижерлык таягы, кларнет, хатирәле фотосурәтләр, Солтан Габәшинең кулъязмасы, Василий Виноградовның күзлеге дә бар.

Беренче татар операсының авторлары – композитор, дирижер, Солтан Габәши, җырчы һәм композитор Газиз Әлмөхәммәтов, скрипкачы һәм педагог Василий Виноградов. Либреттоны язарга Фатих Әмирхан ярдәм итә.

Чыганак: idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*