tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайбычта дөньякүләм “Татарча диктант” акциясе узды
Кайбычта дөньякүләм “Татарча диктант” акциясе узды

Кайбычта дөньякүләм “Татарча диктант” акциясе узды

Бүген Кайбычта — барлык мәктәпләрдә, китапханәләрдә, Галия Кайбицкая музеенда, Олы Кайбыч авылы мәчетендә дә татарча диктант яздылар. Иҗтимагый үзәк бинасының актлар залында ТНВ каналыннан алып барылган турыдан-туры трансляция аша да белемнәрне тикшерергә була иде. Монда диктантны — Рөстәм Галиуллинның «Таҗеддин Ялчыгол» әсәреннән өзекне («Васыять» исемле җыентыгыннан) 66 кеше язды. Текстны профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин укыды.

«Татарча диктант» акциясе татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язуны булдыру, татар теле белгечләрен һәм укытучыларын тагын да популярлаштыру максатыннан үткәрелә һәм анда теләгән һәр кеше катнаша ала.

Чыганак: kaibicy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*