tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли журналистлар артта өстерәлә алмый
Милли журналистлар артта өстерәлә алмый

Милли журналистлар артта өстерәлә алмый

30 нчы август – Республика көне – Татарстан өчен бәйрәм генә түгел, үзенә күрә сынау, имтихан булып тора. Бигрәк тә милли җәмәгатьчелек, мәгълүмат мохите өчен. Казанда быелгы Республика көне шактый тантаналы, колачлы оештырылган иде. Халык 90 еллардагы кебек урам буйлап ташкын кебек агылмаса да, оештырылган чараларының күплеге, аларга көч һәм чыгымнарның мул итеп салынганлыгы күзгә ташланды.

Сәяси дәрт сүнмәгәнме?

19 сентябрьдә РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау рәсми хакимиятнең нинди хәлдә икәнлеген күрсәтәчәк. Милләтнең, татарлыкның,  республиканың исән-имин булуына бәя биргәндә Татарстан йөзенә кызыллык килмәс кебек. Чөнки кайчак “Шәһәр көне” дип атала торган Республика көне быел шактый уңышлы үтте.

Моны белер өчен радио, телевидение каналларын, интернет челтәрен карау да җитә.”Татар-информ” агентлыгы порталы, “Татмедиа” карамагындагы газета-журналлар һәм аларның интернет версияләре ярдәмендә төрле җыелышлар, түгәрәк өстәлләр җәмәгатьчелекнең күз алдында. Әгәр дә бу җәмәгатьчелек кызыксынса, Татарстанның, милләтнең хәлләрен  белергә теләсә…

Бигрәк тә сәяси төсмерләрне “Яңа гасыр” телеканалы быел оста билгеләде. “7 дней” аналитик тапшыруында Эльзира  Юзаева әзерләнгән репортажда Республика көненең хәзерге эчтәлеге  элекккедән аерылып торуы, 90 нчы еллардагы сәяси дәрт, романтизм булмау турында аек фикерләр әйтелде. Димәк яшь буынга мөстәкыйллек өчен көрәш хакында, Декларация турында күбрәк сөйләргә, яхшырак аңлатырга кирәк.

Республика турында экспертлар фикере

30 нчы августта “Ватаным Татарстан” газетасының  интернет битенә куелган фикерләр шәлкеме шундый баш астында чыккан: “Үзебездән тора: Татарстан әләме тотып чыккан кешеләр, һәр тарафта бәйрәм рухы, бәйрәм кәефе…”

Суверенлыкның нәтиҗәләре һичшиксез зур булды, дигән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла:

– Татар тарихындагы иң әһәмиятле көн ул – 30 август. Ул вакыттагы әһәмияте турында сөйләп торасы да юк, 2000 нче елларга кадәр нәтиҗәләре зур булды. Ул нәтиҗәләр булмаса, бүгенге уңышлар булмас иде. Тарих кабатланучан бит. Мин Декларациягә иртәме-соңмы әйләнеп кайтырбыз дип өметләнәм.

Татарстан Милли китапханәсе директоры урынбасары, «Печән базары», «Мин татарча сөйләшәм» чараларын башлап җибәрүчеләрнең берсе Тәбрис Яруллин бәйрәмнең рухын кечкенәдән күңеленә сеңдерүе, гаиләдәге дәвамчылык турында сөйләде:

– Кечкенәдән аны зур бәйрәм итеп кабул иттем. Без бу көнне гаилә белән Ипподромга бәйрәм чараларын карарга чыга идек, Болак буйларын җәяүләп уза идек. Шәһәрдә Татарстан байракларының күп булуы хәтердә калган. Әти-әни өчен ул зур бәйрәм иде. Өстән кушылганга түгел, яшьләр үзләре яратып, ихлас бәйрәм итәләр иде. Ул миңа да күчте, бик яратам бу бәйрәмне, якын итәм. Экспертларның карашларны турында Гөлинә Гыймадова

әзерләгән тулырак мәгълүматны vatantat.ru интернет сәхифәсеннән алсагыз, һич үкенмәссез.

“Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналларының уртак порталына 30 август көнне куелган яңалыкларда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТР Президенты каршындагы Советның утырышында Татарстанда туган телне өйрәнү мәсьәләсен  күтәрүе турында  әйтелә. Бәйрәмгә бер көн калганда Беренче Президентның «Күпме түбәнсетергә мөмкин?» дип милләтне яклавы игътибарны җәлеп итә. (© magarif-uku)

“Яңа гасыр” бер юлы дүрт канал аша күрсәтте

Төп үзенчәлек шул: хәзер урам чаралары турында газета-журналда язу үткән заманга калып бара. Алар турында алдан искәртү, Интернетта турыдан-туры трансляцияләү, фото-видеолар кую гадәткә кереп бара. “Татарстан – Яңа гасыр” каналының “Болгар” радиосы, ике иярченле ике каналы быел Республика көнен ккүтәренке рухта, киң итеп яктыртты. Мондый хәлне  1990 елларда күз алдына да китереп булмас иде: Татарстанның телевидение журналистлары космос станцияләре ярдәмендә татарча ике каналдан башка тагы ике Ютьюб каналы аша милләтнең һәм республиканың бәйрәмен, аның бүгенге йөзен нурлы, дәртле итеп чагылдырдылар.

Берьюлы 3-4 видеорепортаж карап өйдә утыручыларның берсе буларак, мин Республика көне чаралары, анда катнашучыларның кәефе, чырайлары, гомумән халыкның кичерешләре турында фикер йөретә алам. Мөгаен шәһәр урамнарында бәйрәм итүчеләр күп кенә вакыйгаларны тулысынча күрми калгандыр. Мәгълүмат каналлары “мич башында” утыручыларга хәзер зур мөмкинлекләр бирә.

Дөрес, меңнәрчә кешенең, бигрәк тә яшьләрнең бер урынга җыелып битлексез хәлдә тамаша кылуы бераз шөбһә уята. Ачык һавада үткән бәйрәм чараларында катнашучыларның иммунитеты ярдәм итәр бәлки…

 Омтылыш сүлпәнләнү, битарафлык түгелме?

Шулай итеп, онытыла башлаган Декларациянең, мөстәкыйллекнең, федерализмның мәгънәсен, республиканың татарларга газиз булуын  матбугат, мәгълүмат ресурслары күрсәтә һәм төшендерә. Монысы шатландыра. Чыннан да милли мәгълүмат илда барган вакыйгаларның артыннан өстерәлеп бармый. Моны ТНВ каналы, мөстәкыйль басмалар, “Татмедиа”, “Татар-информ” ресурслары ачык итеп күрсәтеп, дәлилләп тора.

Ләкин шул ук туры трансляция барышында татарларның иҗтимагый омтылышы сүлпәнүне, яшьләрнең туган телгә, милли эшләргә битарафлыгын да күрергә мөмкин.

“Казан” гаилә үзәге каршында оештырылган тамаша мәйданында Мәскәүдән чакырылган “йолдызлар” чыгышы концертның финалына куелып, иң затлы, иң татлы рухи азык буларак сәгатьләр буе дәвам итте. Аларны “хедлайнер” дип атап, иң кадерле, атаклы сәнгатькәрләр буларак зурладылар. Дөрес, алар Земфира, Шевчук, Макаревич түгел, күпчелек өчен билгесез башкаручылар. Җитмәсә иң зур “йолдыз” саналган берәү җыелган халыкны “День города” белән котлап шаккатырды. Димәк аларны чакыручыларга республика кирәкми булып чыга! Берәрсе моңа каршы эфирда яки интернетта берәр сүз әйтсә, язса, болай ук хурланмас идем!

Ул гына да түгел. Меңнәрчә яшьләр, чын провинициал хәлендә, шул “йолдызлар”га кушылып җырладылар. Ләкин бу җырларда ни Татарстан, ни Россия, ни хәзерге чорның билгеләре яки яшьләрнең омтылышлары искә алынмый. Федерализм, мөстәкыйллек, халыкның теләге, хокуклары турында кайнап торган бу “казанга” әйтеп тору урынсыз булыр иде. Эшләр болай барса Республика көне онытылып, төшеп калачак бит!

Хикмәт, әлбәттә, татарча чараларның сүлпәнлегендә, ә рус, инглиз телендә барган тамашаларның гөрләп торуында гына түгел. Милләттәшләребез, иншалла, шәһәрдә да татарча яшәргә күнегерләр. Ләкин татарлар 90 елларда да шәһәрне гөрләтә иделәр!

  Республика көнен, аләмен кем яклар?

Ә хәзер? Мәктәпләрдә көн саен  Россия байрагын күтәрү турында әмер килү хәбәре килгәч, кемдер берьюлы Татарстан аләмен дә күтәрү кирәклеген әйтергә тиеш бит. Андый кыю шәхес үз фикерен әйтергә форсат тапмаса, журналистлар, мәгълүмат чаралары аша кемдер моны яңгырата алыр иде. Бу һич тә тыелмый, моның өчен төрмәгә утырмыйлар, штраф салмыйлар.

Республика көнен, Татарстан аләмен якламасалар, телерадиоканаллар, газета, журнал, интернет басмалары, милли журналистлар кемгә һәм нәрсәгә өметләнеп яшәрләр икән соң ул? Матбугат күзәтүе көзгесендә  менә шушы аяныч сорау чагылып китә.

Римзил Вәлиев 

“ТНВ” каналы фоторәсемнәрдә: “Татарстан – Яңа гасыр” хезмәткәрләренең Республика көнендә эшләү мизгелләре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*