tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти Болгарда мөселман яшьләре белән очраша
Мөфти Болгарда мөселман яшьләре белән очраша

Мөфти Болгарда мөселман яшьләре белән очраша

3-4 сентябрьдә Болгарда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселман яшьләре активы белән очраша. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль бүлеге шул уңайдан мөфтият проектларында, «MuslimVol» волонтерлык хәрәкәтендә катнашучыларны ике көнлек сәфәргә чакыра. Әлеге чарага хәзерге вакытта 80-гә якын кеше гариза бирергә өлгерде инде. Язылу дәвам итә.

Актив мөселман яшьләрен кызыклы программа – борынгы Болгар буйлап мавыктыргыч экскурсияләр, Ак мәчеттә намаз уку, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашу һәм аралашу, бүләкләр көтә. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: очрашу урыны итеп Болгар юкка гына сайлап алынмады. Чөнки биредә киләсе елда Идел буе Болгарстанында Ислам кабул итүнең 1100-еллыгын зурлап билгеләп үтәчәкләр.

Палаткалар шәһәрчегендә бушлай оештырылган чарада 18 яшьтән һәм өлкәнрәк мөселман яшьләре катнаша. Казаннан Болгарга барып кайту өчен автобус, яшьләрне өч тапкыр ашату каралган.

Урыннар саны чикләнгән! Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк. Теркәлү өчен сылтама – @muslimmol социаль челтәре профиле башында.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*