tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мамадышка – 240 яшь
Мамадышка – 240 яшь

Мамадышка – 240 яшь

Мамадыш үзенең 240 еллык юбилеен билгеләп үтте. 1781 елда Россия патшабикәсе Екатерина үз Указы белән Мамадыш авылын өяз шәһәре статусына күтәрү турында игълан итә. Ул көннәрдән соң бик күп вакыйгалар булган, шәһәр төрле үсеш баскычлары үткән. Бу бәйрәм яшенә, милләтенә, нинди дин тотуына һәм һөнәренә карамастан бар шәһәр халкын берләштерде.

Бәйрәм чаралары төрле мәйданчыкларда бик күп кунаклар катнашында узды. Мамадыш шәһәренең Туган төбәкне өйрәнү музее каршындагы мәйданда шәһәрнең төрле чорлардагы вакыйгаларын чагылдырган “Мамадышка – 240!” дип исемләнгән тарихи- хронологик интерактив экспозиция эшләде.

Мамадыш тарихында мөһим булган вакыйгаларны чынбарлыктагыча күрсәтү өчен кырыктан артык персонаж җәлеп ителгән иде. Рольләрне башкару өчен кечесеннән алып зурына кадәр – төбәк тарихын өйрәнүчеләр, яшьләр, өлкәннәр, укучылар, укытучылар, мәдәният , район музейлары хезмәткәрләре, шәһәр кешеләре җәлеп ителде. Монда кемнәрне генә күрмәссең — Мәмдәш карт һәм аның гаиләсен дә, Пугачевны да, Бәхтияр Канкаевны да, Екатерина II не дә, Рәүф Сабировны да, Щербаковны да һ.б. күрергә мөмкин иде. Килгән кунакларны музей хезмәткәре Гөләндәм Даутова әлеге экспозиция буйлап йөртеп, һәркайсы алдында аерым тукталып, төбәгебез өчен мөһим булган вакыйгалар белән кыскача таныштырып барды, шул ук вакытта персонажлар телгә килеп, үз рольләрен башкардылар. Бу эшне башкарып чыккан Мамадышның Туган төбәк тарихын өйрәнү музее директоры Минзилә Садриева җитәкчелегендәге музей хезмәткәрләре үзләренең чын профессиональләр икәнлекләрен тагын бер кат расладылар.

Ринат ХӘЙРУЛЛИН,
Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы,
Р.Фәхреддин исемендәге республика премиясе лауреаты

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*