tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова яшәгән йортта истәлек тактасы ачылды
Казанда Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова яшәгән йортта истәлек тактасы ачылды

Казанда Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова яшәгән йортта истәлек тактасы ачылды

Казанның Зур Кызыл урамындагы 57Б йортында Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмовага истәлек тактасы ачылды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Республика, шәһәребез көнендә Кави Нәҗми, Сәрвәр Әдһәмова исемнәрен мәңгеләштерәбез. Алар безнең милләт, республика өчен бик күп хезмәт куйган кешеләр», — диде Президент.

Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Кави Нәҗминең Татарстан язучылар берлегенең беренче рәисе булуын искә алды. «Кави Нәҗми XX гасыр татар әдәбиятының иң күренекле шәхесләренең берсе иде, ә Сәрвәр Әдһәмова бик күп әсәрләрне татар теленә тәрҗемә иткән», — диде ул.

РФ Президентының халыкара мәдәни хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Михаил Швыдкой үзенең видеомөрәҗәгатендә бу тантананың бөтен Россия мәдәнияте өчен мөһим булуын әйтте.

«Кави Нәҗми белән Сәрвәр Әдһәмованың иҗади бердәмлеге — уникаль күренеш. Алар икесе дә дөнья классикасын татар теленә тәрҗемә иткән. Алар ил әдәбиятына зур өлеш керткән», — ди ул.

Кави Нәҗминең оныкчыгы Константин Колпаков Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен әйтте.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Нәҗметдиновларның көчле нәсел булуын ассызыклады.

Ул Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» романы белән бәйле тарихны сөйләде. 50нче елларда аны Иосиф Сталин үзе укыган булган. Ул Татарстан өлкә комитеты сәркатибенә шалтыраткан. Сәркатибтән аның иҗатын ничек бәялисез, дип сорый. «Ул безнең танылган язучы, халык аны яратып укый», — дип җавап бирәләр. Сталин: «Мин дә шулай дип уйлыйм», — ди.

Быел Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмованың тууына 120 ел.

Язучы Кави Һибәтулла улы Нәҗметдинов (Кави Нәҗми) 1901 елның 15 декабрендә Сембер губернасының (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе) Курмыш өязе Кызыл Атау авылында туа.

1932 елда ТАССР язучылар оешмасы төзү буенча оештыру комитетында тора. 1934-1937 елларда ТАССР Язучылар берлеген җитәкли. 1937 елда революциягә каршы хәрби фетнә әзерләүдә гаепләнеп репрессияләнә, 1939 елда азат ителә һәм аклана. 1947-1957 елларда – ТАССР Югары Советы депутаты.

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, «Хезмәттәге казанышлары өчен», «Фидакяр хезмәте өчен» медальләре белән бүләкләнә. 1951 елда язучыга «Язгы җилләр» романы өчен СССР Дәүләт премиясе бирелә.

1957 елның 24 мартында Казанда вафат була.

Сәрвәр Сабир кызы Әдһәмова – балалар язучысы һәм тәрҗемәче. 1901 елның 5 апрелендә Троицк шәһәрендә туа.

1914 елда – кызлар өчен рус Александр училищесын, 1919 елда Троицк хатын-кызлар гимназиясен («Дарелмөгаллимат») тәмамлый.

1932 елда аның тәрҗемәсендә совет язучыларының берничә әсәре дөнья күргәннән соң, Сәрвәр Әдһәмова профессиональ әдәби тәрҗемәче булып китә. Павел Бажов, Ванда Василевская, Максим Горький, Петр Павленко, Михаил Пришвин, Александр Пушкин, Лев Толстой, Антон Чехов, Даниель Дефо («Робинзон Крузо»), Джонатан Свифт («Гулливер лилипутлар илендә») һ.б. рус һәм чит ил язучыларының әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

1978 елда Казанда вафат була.

Гөлүзә Ибраһимова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*