tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буа мөхтәсибәтендә II Әхмәр хәзрәт Толымбаи укулары узды
Буа мөхтәсибәтендә II Әхмәр хәзрәт Толымбаи укулары узды

Буа мөхтәсибәтендә II Әхмәр хәзрәт Толымбаи укулары узды

29 нчы августта Буа мөхтәсибәтендә II Әхмәр хәзрәт Толымбаи укулары үткәрелде. Укуларда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.

Әлеге чара Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелүче Халыкара мәдәни үзәкнең “Культурное пространство усадьбы: от двора до салона” фестивале кысаларында узды.

Әхмәр бине Юныс әл-Толымбаи (1763-1819) – заманында Идел буенда данлыклы ишан буларак танылган шәхес. Ул, Бохарада белем алып, берничә көнчыгыш тел өйрәнеп, Буага кайта, туган авылында мәчет белән мәдрәсә салдыра. Бүгенге көндә, хәзрәтнең исемен мәңгеләштерү йөзеннән, Әхмәр бине Юныс әл-Толымбаи каберенә юл торгызу, Әхмәр хәзрәт мавзолеен үз эченә алган  этнографик-мемориаль комплекс төзү эше алып барыла. Укулар шушы этнографик-мемориаль комплекста узды.

Быелгы укуларда Казандагы Ислам кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Буа районы хакимияте башлыгы Ранис Камәртдинов, “Әхмәр бине Юныс әл-Толымбаи” китабы авторы, тарихчы Рифат Каюмов, әдәбият галимнәре, журналистлар, татар зыялылары, дин әһелләре, авыл халкы катнашты.

Бүген укуларда катнашучылар, Әхмәр ишанның каберендә булып, аның рухына дога кылды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*