tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәттә Р. Төхвәтуллин исемендәге премия лауреатларын бүләкләделәр
Әлмәттә Р. Төхвәтуллин исемендәге премия лауреатларын бүләкләделәр

Әлмәттә Р. Төхвәтуллин исемендәге премия лауреатларын бүләкләделәр

Әлмәт муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырды.

Премия «Әдәбият» номинациясендә – балалар язучысы, «Яшь техниклар станциясе»ндә өстәмә белем бирүче педагог  Фәрхетдинова Резеда Нәсыйх кызы һәм шагыйрә, «Белое перо Белая ворона» ЛИТО филиалы җитәкчесе Аничкина Екатерина Анатольевнага тапшырылды.

«Журналистика» номинациясендә – журналистика ветераны Вакатова Анастасия Михайловна;

«Сәнгать» номинациясендә – район мәдәният йортының техник бүлеге мөдире, «Заман» вокал төркеме җитәкчесе Сәйфиев Айнур Фаяз улына һәм Әлмәт татар дәүләт драма театры актеры Таһиров Рәфыйк Рөстәм улына;

«Иҗтимагый һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге» номинациясендә – Әлмәт картиналар галереясе директоры Минабетдинова Розалия Равил кызына тапшырылды.

almet-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*