tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Минем Тукай”
“Минем Тукай”

“Минем Тукай”

Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Туймазы районы Татар конгрессы урындагы мәдәният бүлеге һәм “Бик матур” заманча сәнгать студиясе белән берлектә “Минем Тукай” районкүләм иҗади бәйгесен үткәрде. Конкурс “Рәсем сәнгате”, “Сәнгатьле уку” һәм “Җыр сәнгате” юнәлешләрендә узды. Бәйгегә барлыгы 200гә якын эш кабул ителде. Иң яшь катнашучыларга – 6, иң өлкәннәренә – 62 яшь булды. Жюри әгъзалары, нәтиҗә ясап, төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләде. Аларны бүләкләү Туймазы татар дәүләт драма театры бинасында Габдулла Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичәдә узды.

Тукай шигырьләрен татар, башкорт һәм рус телләрендә иң сәнгатьле укучылар арасында Туймазы шәһәре, Югары Бишенде, Кандра, Серафимовский, Кәкребаш авыллары укучылары билгеләнде. Бүздәк районы Таулар авылы кызы Айгөл Рамазанованың “Милли моңнар” шигыре дә күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтте.

“Җыр сәнгате” юнәлешендә Алия Закирова һәм Вәкилә Әхмәтҗанова, “Ак җилкән” егетләр вокаль ансамбле (җитәчесе Белголова Г.И., Кандра авылы), Нурислам Закиров, Тимур һәм Миләүшә Сөнәгатуллиннар, Камилла Латыйпованың чыгышлары югары бәяләнде. “Әллүки” җырын башкарган Марат Әхмәтҗанов “Өмет” республика гәзитенең махсус бүләгенә лаек булса, физик мөмкинлекләре чикле булган катнашучыларга “Русиянең татар авыллары” иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Фәнир Галимовның махсус бүләкәре тапшырылды. “Җидегән йолдыз” халык татар вокаль ансамбле чыгышлары да кичәгә ямь өстәде.

“Рәсем сәнгате” юнәлешенә килгән эшләр арасында, призлы урыннардан тыш, “Тукайның иң яхшы портреты”, “Шүрәле” әкиятенә иң яхшы эпизод”, “Чагу образ” һ.б. аерым номинацияләр билгеләнде. Чарага килгән һәрбер кунак театр фойесында Тукай шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырларны тыңлап кинәнде, бәйгегә килгән эшләр күргәзмәсе белән танышып, махсус әзерләнгән урында истәлеккә фотолар ясый алды.

Туймазы шәһәрендә Тукайның үзен күреп белгән кеше яшәгәнлеге дә искә алынды кичәдә. Ул – Гали Хикмәтуллин. Әти-әнисе ачлыктан үлеп киткәч, Галине апасы Туймазы районы Тукай авылыннан Уральск шәһәренә алып китә һәм Габдулла укыган “Мотыйгия” мәдрәсәсенә бирә. Ятимлекләре аларны Тукай белән тиз якынайта. Истәлекләрендә Гали абый болай дип яза: “Мин яшьтән үк җырга һәвәс булдым. Габдулла бик матур җырлар уйлап чыгара, аларны без бер көйгә салып җырлый идек, төрле шуклыклар кыла идек. Мин гомерем буе аны оныта алмадым. Тукай да мине искә алган, күрәсең. Үзенең “Халык әдәбияты” мәкаләсендә ул минем хакта “Минем исемдә калган, мәдрәсәдә чакта һәр шәкертнең хөсне тәвәҗҗеһен җәлеп иткән бер җырлаучы, үзенең иренен каты кәгазь сыярлык кына итеп ачып, озын вә кыска көйләрне җырлап җибәрә иде. Аның шулай мыек астыннан гына җырлавына һушыбыз китә иде” дип язып калдырган.

Бәйгедә нәтиҗәләре буенча мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч сыйныфлар арасында җиңүчеләргә бүләкләр Башкортстан татар-хатын кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы тарафыннан әзерләнгән иде. Оешма рәисе Люция Ябир кызы Вафина һәм танылган җәмәгать эшлеклесе, “Шәрыкъ” радиосы дикторы Зәлия Хисами шулай ук район татар конгрессының иң актив әгъзаларына Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге, “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы һәм Татарстанның Башкорстандагы даими вәкиллегенең рәхмәт хатларын тапшырды.

Индира Латыйпова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*