tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Җиңү көне хөрмәтенә 100-гә якын чара үткәрү планлаштырыла
Казанда Җиңү көне хөрмәтенә 100-гә якын чара үткәрү планлаштырыла

Казанда Җиңү көне хөрмәтенә 100-гә якын чара үткәрү планлаштырыла

Казанда Җиңү көнендә бәйрәм чаралары шәһәрнең барлык иҗтимагый киңлекләрен диярлек колачлаячак. Татарстан башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны концертлар, фестивальләр, спектакльләр һәм, әлбәттә инде, парад көтә – барлыгы 100-гә якын чара.

Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, әлегә эпидемиологик вәзгыять барлык традицион чараларны да уздырырга мөмкинлек бирми, шуңа да карамастан, игътибарсыз бер генә ветеран да калмаячак. «Алдагы озын май бәйрәмнәренә карамастан, безнең алда мөһим бурыч тора – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын лаеклы билгеләп үтү. Узган ел пандемия безгә хөрмәтле, кадерле ветераннарыбызга хөрмәт күрсәтү мөмкинлеге бирмәде. Бу юлы без барыбызга да, барыннан да элек, ветераннарыбызга бәйрәм булсын өчен тырышачакбыз һәм алар хакына без җиңү хәтерен саклап, балаларыбызга, яшьләргә җиңүнең героик тарихын кадерләп тапшырабыз», – диде ул бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә. И.Метшин барлык чараларда катнашучыларны саклану чараларын үтәргә чакырды.

Казан 9 майга әзерләнә: концертлар, георгий тасмалары һәм ветераннарны бүләкләү

Бүгенге көндә Казанда 7063 ветеран яши: сугыш инвалидлары һәм сугышта катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре һәм тол хатыннар. Аларның 407-се – сугышта турыдан-туры катнашучылар, дип сөйләде Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов. Аның сүзләренә караганда, аларга адреслы ярдәмне ел дәвамында күрсәтәләр. «Традиция буенча апрель аенда ветераннарны котлаулар башлана. Аларга азык-төлек җыелмасы, Татарстан Президенты һәм Казан Мэры исеменнән котлау открыткалары салынган бүләк җыелмалары тапшырыла. Беренче чиратта аларга медицина ярдәменең барлык төрләре күрсәтелә. Комплекслы диспансер тикшерүләре үткәрелә, алар 1-нче майга 100% тәмамлана. Районнар администрацияләре аларга торакны төзекләндерүдә ярдәм күрсәтә», – дип өстәде спикер.

Бүгенге көннән Казанда «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясе старт ала. Көн саен «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәте активистлары шәһәр халкына тасмалар – Җиңү символларын таратачак. Акция Бауман урамында башланачак һәм шәһәр паркларында һәм скверларда дәвам итәчәк.

Бөек Җиңү көненә багышланган кайбер чаралар – класс сәгатьләре, конкурслар, концертлар, күргәзмәләр, спорт ярышлары апрель урталарыннан уздырыла, дип билгеләп үтте А.Абзалов. 29-нчы апрельдә өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр В.И.Ленин исемендәге мәдәният-ял итү комплексында «Бөек Җиңү варислары» шәһәр фестивалендә чыгыш ясаячак, Ә М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында бәйрәм алдыннан Җиңүнең 76 еллыгына багышланган республика чарасы узачак. 8-нче майда Казанның һәр районында тарихи хәрби техникада һәм ретро-автомобильләрдә хәрбиләр ветераннарны бәйрәм җыры белән котлаячак.

Казанда яңа истәлекле объектлар да барлыкка киләчәк. Җиңү көне алдыннан Аушвиц концлагере тоткыннарын азат итүче (Освенцим), Казан гарнизоны башлыгы, генерал-майор Федор Красавинга мемориаль такта ачылачак. Мемориал Адамюк урамы, 4 адресы буенча пәйда булачак, анда ул 1947-1948 елларда яшәгән. Проектның авторы – Казан скульпторы Зөлфия Мөхәммәдьянова.

Моннан тыш, шәһәрдә һәйкәлләрне, тугандаш һәм хәрби каберлекләрне санитар чистарту эшләре үткәрелә. Бюстлар, кече архитектура формалары, һәйкәлләр, стелалар һәм обелисклар реставрацияләнә. Эшкә тышкы төзекләндерү комитеты, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, ритуаль хезмәтләр оештыру идарәсе хезмәткәрләре, шулай ук мәктәп укучылары һәм студентлар җәлеп ителде.

Казанда Җиңү көнен бәйрәм итүнең төп урыны Меңьеллык мәйдан булачак

9-нчы майда тантаналы чаралар Архангельск һәм Арча зиратларына, Мәңгелек утка, Тыл хезмәтчәннәре , Ана манументларына һәм Җиңү паркында Совет солдаты һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасыннан башлана, дип сөйләде А.Абзалов.

Бәйрәмнең төп урыны булып, гадәттәгечә, Меңьеллык мәйдан булачак. «Барлык казанлыларны тантаналы программага 9:30 сәгатькә чакырабыз һәм карап кертү чараларына аңлап карауны сорыйбыз. Иң уңайлы керү урыны – «Кремль» метро станциясе ягыннан һәм яр буе ягыннан», – дип билгеләде А.Абзалов.

10:00 сәгатьтә Меңьеллык мәйданда Казан гарнизоны гаскәрләре, ИС, Т-34 танклары һәм ретроавтомобильләр колонналары узачак. Парадта 2 меңнән артык хәрби хезмәткәр һәм хәрби училище курсантлары, кадетлар һәм яшь армиячеләр катнашачак. Парад Казанның җыелма хоры «Җиңү көне» җырын театральләштерелгән башкару белән тәмамланачак. Шунда ук көн дәвамында хәрби техника күргәзмәсе, шул исәптән уникаль Т-90, БТР танкы, Ату коралы һәм ДОСААФ автомобильләре күчмә музее экспозициясе оештырылачак.

12:00 сәгатьтә башкала халкын һәм кунакларын Җиңү паркында «Җиңү фанфарлары» балалар тынлы оркестрлары фестивалендә көтәчәкләр, ә 15:00 сәгатьтән шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышлары башланачак. 18:00 сәгатьтә «РиоРита – Җиңү шатлыгы» проекты кысаларында паркка килүчеләр өчен 30-40-нчы еллардагы бию көйләре оркестр башкаруында яңгыраячак.

19:00 сәгатьтә теләге булган һәркем Меңьеллык мәйданга кире килә алачак, анда сәнгать осталарының, яшьләр төркемнәренең концерт программасы, шулай ук «Поющая Казань» хоры чыгышы башланачак. Концерт халык караокесы форматында узачак.

Җиңү көнен бәйрәм итү 22:00 сәгатьтә матур салют белән тәмамланачак, Казансу акваториясеннән күзәтергә мөмкин булачак.

«Үлемсез полк» акциясе быел онлайн-форматта узачак. Катнашу өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан туганың турында мәгълүмат җыярга, аның портреты белән фотография ясарга, ә текстта герой турында сөйләргә кирәк. Әзер материалны акциянең рәсми сайтында бастырып чыгарырга кирәк.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*