tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 29 апрельдә “Апанай” мәчетендә “Кадер кичен эзлик” шәһәр бәйрәме уза
29 апрельдә “Апанай” мәчетендә “Кадер кичен эзлик” шәһәр бәйрәме уза

29 апрельдә “Апанай” мәчетендә “Кадер кичен эзлик” шәһәр бәйрәме уза

29 апрельдә Казанның “Апанай” мәчетендә “Кадер кичен эзлик” дигән шәһәр бәйрәме уза. Нәзарәт тарафыннан чарага килүче өлкәннәр һәм балалар өчен кызыклы программа каралган: шәех Али хәзрәт Ибодовтан кадер киче турында нәсыйхәт, Нияз хәзрәт Сабировтан “Әл-Кадр” сүрәсенең тәфсире, нәшидләр башкару, өлкәннәр өчен “Рамазан” викторинасы, балалар арасында “Әл-Кадр” сүрәсен кагыйдәләргә туры китереп, дөрес итеп уку бәйгесе, балалар өчен уеннар һәм эстафета көтелә.

Кадер киче көнне кич нурлы булыр, бик салкын булмас, җиләс кенә булыр, этләр өрмәс, Кадер кичәсе таңында кояш та ап ак булып чыгар.

“Кадер кичен эзлик” дигән шәһәр бәйрәме көндезге сәгать 12.30да башлана. Адресы: Каюм Насыйри урамы, 29 йорт.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*