tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киров өлкәсендә “Шүрәле” поэмасыннан фрагмент сәхнәләштерелде
Киров өлкәсендә “Шүрәле” поэмасыннан фрагмент сәхнәләштерелде

Киров өлкәсендә “Шүрәле” поэмасыннан фрагмент сәхнәләштерелде

Нократ Аланы шәһәре “Победа” мәдәният сараенда эшләүче иҗат коллективлары ел да хисап концерты белән чыгыш ясый. “Язгы тамчы-2021” дип аталган быелгы тамаша төрле халыкларның әкиятләре темасына үрелеп барды.

Мәдәният сараенда милли мәдәният бүлегендә удмурт, мари һәм татар коллективлары эшләп килә. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууының 135 еллыгын билгеләп үтү йөзеннән “Кояш” татар җыры халык ансамбле җитәкчесе, Киров өлкәсе татарлары конгрессының Нократ Аланы шәһәре “Ак калфак” оешмасын әйдәп баручы Рәисә ханым Мөхәммәтшина тәкъдиме белән, быел шагыйрьнең “Шүрәле” поэмасыннан фрагмент сәхнәләштерелде.

Без йомшак күңелле һәм бар нәрсәдән файда табарга тырыша тора торган халык бит. Ни куркыныч булса да,  бармаклары кысылып калган Шүрәлене, хуҗалыкта ярар әле дип, Былтырдан җибәрүен сорадылар. Җибәрүгә, “Кояш”лылар аны үз араларына алып, җырлап,  биетә дә башладылар.

  • Әй, Шүрәле, Шәрәле,

Шүрәлене күр әле!

Шүрәлене күрүгә

Чәч үрә торды әле!..

Такмак сүзләре, тамаша идеясы – барысы Рәйсә Мөхәммәтшинаныкы. Шулай ук аның тәкъдиме белән “Победа” мәдәният сарае “ВКонтакте” социаль челтәр битендә Тукайга багышлап әдәби сәхифә бастырылды.

Былтыр ролен ансамбльнең солисты Расим Хафизов башкарды, Шүрәле исә –  сәхнәгә ансамбльгә күптән түгел генә кушылып киткән Наил Шакирҗанов. Рус телле тамашачы аңласын өчен театральләштерү ике телдә тәкъдим ителде. Зал бу чыгышны бик җылы кабул итте.

Шәмсия Хәлимова

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*