tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә Г.Тукайга багышланган чара узды
Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә Г.Тукайга багышланган чара узды

Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә Г.Тукайга багышланган чара узды

Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбендә Г.Тукай иҗатына багышланган бәйрәм чарасы мәктәп укучылары, укытучылар, ветеран укытучылар, татарлар һәм себер татарлары милли мәдәни автономиясе, “Ак калфак” шәһәр иҗтимагый оешмасы катнашында үтте. Чараның кунагы РФнең атказанган укытучысы Рәшидә Корман кызы Бакиева Россия күләмендә онлайн узган “Әниемнең җылы кочагы” бәйгесендә катнашып Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатына лаек булган иде. Шәһәр милли мәдәни автономия рәисе Сәет Заир улы Хисмәтуллин Рәшидә Корман кызына Конгресс бүләген тапшырды. Балаларга татар теленә, әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләгән башлангыч сыйныф укытучысы Гөлшат Зиннәтулла кызы Дәүләтбаева да татарлар һәм себер татарлары милли мәдәни автономиясе, “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Катнашучылар бәйрәмчә матур бизәләгән бүлмәдә шагыйрьнең китаплары, аның әсәрләре буенча укучылар иҗат иткән рәсемнәр күргәзмәсен карадылар. Шигърият дөньясына сәяхәткә алып барган бәйрәм кунаклары, укучылар, укытучылар Г.Тукайның шигырьләрен укыдылар. “Ак калфак” оешмасы рәисе Айсылу Әптелмән кызы Юнусова Габдулла Тукайның биографиясе белән таныштырды, үзе көйләп “Әлли-бәлли”не, укучылар белән бергә “Туган тел”не җырлады. Р.К.Бакиева “Шүрәле”не яттан сөйләде. “Бала белән күбәләк” мультфильмны да укучылар яратып карадылар. Гөлшат Зиннәтулла кызы катнашучыларга рәхмәт әйтеп, балаларга бөек шагыйребез Габдулла Тукайның шигырьләрен онытмаска, туган телне белергә һәм яратырга чакырды.

Чарада катнашкан мәктәп директоры урынбасары О.В.Коробейникова, мәчеттән Тимур хәзрәт Ниязов та бөек шагыйрьнең шигырьләрен һәрбер кеше белергә тиеш дип фикерләрен әйттеләр. Г.Тукай шигырьләре бәйрәме шагыйрьнең иҗатын яхшы белгән, сәнгатьле шигырьләрен сөйләгән укучыларга бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Оста сөйләүче Эмиль Назыйров, Радмир Мостафин, Зарина Райнгулова, Әминә Хөсәенова алкышларга лаеклы булдылар. Балачактан бөтен күңелләрен биреп Тукай шигырьләрен белгән, яратып сөйләгән укучылар булганда яшәр әле татар теле!

Римма Умитбаева

Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*