tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фоат Галимуллин: “Бүгенге татар шигърияте өчен борчылырга кирәкми”
Фоат Галимуллин: “Бүгенге татар шигърияте өчен борчылырга кирәкми”

Фоат Галимуллин: “Бүгенге татар шигърияте өчен борчылырга кирәкми”

КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин фикеренчә, бүгенге көндә татар шигърияте югары дәрәҗәдә, шуңа күрә аның өчен борчылыр урын юк.

«Халкыбыз күренекле шагыйрьләргә бай. Бүгенге көндә Рәдиф Гаташ, Ренат Харис, Ркаил Зәйдулла, Равил Фәйзуллин, Газинур Морат кебек шагыйрь, язучыларыбыз бар. Алар барысы да хәзерге заман мәсьәләләрен Габдулла Тукай кебек ихлас, югары дәрәҗәдәге әсәрләре белән күтәрә. Татар шигърияте бүген югары дәрәҗәдә. Шуңа күрә без ул турыда һич тә борчылмыйбыз», — диде ул.

Фоат Галимуллин сүзләренчә, XX гасыр башында Гаяз Исхакый үзенең «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрендә: «Әгәр дә хәл-әхвәлләребез шушы юнәлештә барса, без 200 елдан юкка чыгабыз», — дип кисәтеп куя. Шулай булмасын өчен татар зыялылары иҗат итә.

«Милләтебезгә карата куркыныч туганда, Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиев, Мәҗит Гафури һәм башка зыялыларыбыз Гаяз Исхакый чакыруына кушыла. Хәзер дә фәндә булсынмы, әдәбияттамы үзебезнең чор талантлары бик күп», — диде филология фәннәре докторы.

Гадел Әхмәтҗанов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*