Мәскәүнең “Мирас” татар җыры ансамбле үзенең 10 еллык юбилеен башкаланың Татар мәдәнияте үзәгендә зур гала-концерт белән билгеләп үтте.
Шушы дистә ел эчендә ансамбль Мәскәүнең иң популяр татар коллективларының берсенә әверелде. “Мирас” – шәһәр бәйрәмнәрендә, фестивальләрдә һәм конкурсларда актив катнашучы. Әлеге юбилей концертында тамашачылар арасында татар җырын яратучылар, шул исәптән нижгар татарлары да күп иде, алар артистларның чыгышларын шатланып, көчле алкышлар белән каршы алды, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды. Ансамбльнең сәнгать житәкчесе Илнара Нигъмәтуллина, директоры Тәнизә Кармышова, баянчысы Рушан Люкманов һәм Рафек Вәлитов бу иҗади төркемнең нигезен тәшкил итә. Ә Рафек Османович әле “Мирас” ансамбленең концертларын оештыручы вазифаларын да үти.
Татар мәдәният үзәгенең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган артисты Илдар Шиһапов, үз чиратында, ансамбльнең беренче сәнгать җитәкчесе Индира Сәгъдиеваның, “Мирас” артистларының башкару дәрәҗәсен күтәрү өчен бар көчен куйган Илнара Нигъмәтуллинаның фидакарь хезмәтләрен билгеләп үтте.
“Мирас” ансамблен шулай ук Татарстан Республикасы вәкилләре дә кайнар котлады. Татарстанның вице-премьеры Равил Әхмәтшин һәм Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге исеменнән җәмәгать элемтәләре секторы мөдире Наилә Акмаева бәйрәм сәбәпчеләрен бүләкләделәр. “Мирас” коллективы “Сабантуй” һәм “Нәүрүз” кебек зур чараларда катнашып, башкаланың башка милләтләрен татар халкы мәдәнияте белән таныштыра, шуның өчен аларга зур рәхмәтләребезне белдерәбез”, – диде Татарстан Республикасы вәкилләре.
Ансамбльне Мәскәү татарлары автономиясе исеменнән аның рәисе Фәрит Фарисов тәбрикләде, коллективка Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк бирде. Башкорт федераль милли-мәдәни автономиясе дә иҗади коллективны Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме һәм бүләкләр белән билгеләп үтте.
“Мирас”ка алга таба да уңышлар һәм иҗатның яңа, иң югары нокталарында булуын телибез.
Наил АКСЯНОВ.
Мәскәү.