tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада онкология белән авыручы балалар өчен бәйрәм оештырылды
Түбән Камада онкология белән авыручы балалар өчен бәйрәм оештырылды

Түбән Камада онкология белән авыручы балалар өчен бәйрәм оештырылды

Түбән Камада Яңа ел белән онкология авырулары булган балаларны котладылар. Балалар өчен күңелле уеннар, конкурслар һәм аниматорлар белән күңел ачу программасы оештырылды.

Шәһәр администрациясе һәм «Бердәмлек көче» хәйрия фонды балалар өчен бәйрәм чарасы оештырды, ул «Нефть» клубында узды.

Яшь түбәнкамалылар принцесса, супергерой, солтан, Кыш Бабай, Кар Кызы, чыршы һәм фантастик фильмнар һәм сериаллар персонажлары булып киенгәннәр. Әти-әниләр балалар белән бергә истәлекле фотога төштеләр.


Балаларны Яңа ел белән котларга Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина да килде.

«Бу иң игелекле һәм тылсымлы бәйрәмнәрнең берсе, анда олылар да, балалар да теләк  тели. Һәм без аларның һичшиксез чынга ашачагына ышанабыз. Тормышыгызда могҗизалар күбрәк булсын өчен, сезгә игелек, бәхет һәм мәхәббәт телим  һәм бу бәйрәм озак вакытка истә калсын. Оештыручыларга  җылылык белән бүлешкәннәре  өчен рәхмәт», –  диде ул.

Бәйрәм дәвамында балаларны яраткан мультфильм геройлары шатландырды. Алар туп белән күңелле уеннар, бияләй белән эстафета, бәйгеләр үткәрделәр һәм кызыклы табышмаклар   әйттеләр.

Һәркем бәйрәм азагында Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы Рамил Муллиннан Яңа ел бүләге алды.

Чыганак: tat.e-nkama.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*