tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мирас» ансамбленә – 10!
«Мирас» ансамбленә – 10!

«Мирас» ансамбленә – 10!

Мәскәүнең “Мирас” татар җыры ансамбле үзенең 10 еллык юбилеен башкаланың Татар мәдәнияте үзәгендә зур гала-концерт белән билгеләп үтте.

Шушы дистә ел эчендә ан­самбль Мәскәүнең иң попу­ляр татар коллективларының берсенә әверелде. “Мирас” – шәһәр бәйрәмнәрендә, фестивальләрдә һәм конкурсларда актив катнашучы. Әлеге юби­лей концертында тамашачы­лар арасында татар җырын яратучылар, шул исәптән ниж­гар татарлары да күп иде, алар артистларның чыгышларын шатланып, көчле алкышлар белән каршы алды, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды. Ансамбльнең сәнгать житәкчесе Илнара Нигъмәтуллина, ди­ректоры Тәнизә Кармышова, баянчысы Рушан Люкманов һәм Рафек Вәлитов бу иҗади төркемнең нигезен тәшкил итә.  Ә Рафек Османович әле “Мирас” ансамбленең концертларын оеш­тыручы вазифаларын да үти.

Татар мәдәният үзәгенең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атка­занган артисты Илдар Шиһапов, үз чиратында, ансамбльнең беренче сәнгать җитәкчесе Индира Сәгъдиеваның, “Ми­рас” артистларының башка­ру дәрәҗәсен күтәрү өчен бар көчен куйган Илнара Нигъмәтуллинаның фидакарь хезмәтләрен билгеләп үтте.

“Мирас” ансамблен шулай ук Та­тарстан Республикасы вәкилләре дә кайнар котлады. Татарстанның вице-премьеры Равил Әхмәтшин һәм Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге исеменнән җәмәгать элемтәләре секторы мөдире Наилә Акмаева бәйрәм сәбәпчеләрен бүләкләделәр. “Мирас” кол­лективы “Сабантуй” һәм “Нәүрүз” кебек зур чараларда катнашып, башкаланың башка милләтләрен татар халкы мәдәнияте белән та­ныштыра, шуның өчен аларга зур рәхмәтләребезне белдерәбез”, – диде Татарстан Республикасы вәкилләре.

Ансамбльне Мәскәү татар­лары автономиясе исеменнән аның рәисе Фәрит Фарисов тәбрикләде, коллективка Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк бир­де. Башкорт федераль милли-мәдәни автономиясе дә иҗади коллективны Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме һәм бүләкләр белән билгеләп үтте.

“Мирас”ка алга таба да уңышлар һәм иҗатның яңа, иң югары нок­таларында булуын телибез.

Наил АКСЯНОВ.

Мәскәү.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*