tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Патриотлар тәрбиялиләр
Патриотлар тәрбиялиләр

Патриотлар тәрбиялиләр

Ульяновск өлкәсе Чардаклы районы Колмаер урта мәктәбе музеенда СВОга – махсус хәрби операциягә багышланган стенд барлыкка килде.

Әлеге стенд тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Абдуляхан Гәрәй улы Аббязов тырышлыгы белән булдырылган. Аңа Әлфия Зөфәр кызы Шайхутдинова ярдәм иткән.

Мәктәп кунаклары һәм СВОда катнашучыларның балалары өчен беренче экскурсияне дә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Абдуляхан Гәрәй улы Аббязов үткәрде. Ул “Россиянең сугышчан дан көннәре” дип исемләнгән стенд турында тәфсилләп сөйләде. Бөек Ватан сугышына багышланган почмак та беркемне дә битараф калдырмады. Анда “Җиңү маршаллары” стенды, “Сугыштан соң” инсталляциясе, солдат каскасы һәм вещмешогы, баш киемнәре урын алган.

СВОга – махсус хәрби операциягә багышланган стенд данлыклы маршал Константин Рокоссовскийның “Үзенең геройларын кадерли белгән халык кына бөек булып саналырга хаклы” дигән сүзләре белән башлана. Бу стендта СВО тарихына бәйле материаллар – мәктәпне тәмамлаучыларның һәм  махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларның – укучы балаларның аталарының фоторәсемнәре, мәктәптә үткәрелгән патриотик эшне яктыртучы фотолар һәм “Гостомель баһадирлары” дип исемләнгән материаллар урнаштырылган.

“Бүген белем бирү оешмалары алдында мәктәп укучыларын патриотик рухта тәрбияләү бурычы тора. Музеебыз бу мөһим эшкә бәһасез өлеш кертә”,- ди Колмаер мәктәбенең тарих укытучысы Абдуляхан Аббязов.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*