tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Миңнеханов Республика чыршысында катнашучыларга: Туган ил киләчәге – сезнең кулда
Миңнеханов Республика чыршысында катнашучыларга: Туган ил киләчәге – сезнең кулда

Миңнеханов Республика чыршысында катнашучыларга: Туган ил киләчәге – сезнең кулда

Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарыннан 17 меңгә якын бала Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда оештырылган Республика чыршысына җыелды. Мәктәп укучыларының яртысыннан күбесе – махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары, шулай ук уку алдынгылары, иҗат һәм спорт бәйгеләренең җиңүчеләре, активистлар, социаль категория вәкилләре дә бар иде.

Кунакларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде.

«Республика чыршысы ел саен республиканың барлык почмакларыннан меңләгән талантлы баланы җыя. Без, олылар, сезне яратабыз һәм сезнең белән горурланабыз. Сез бәхетле, акыллы, сәламәт һәм лаеклы кешеләр булып үссен өчен барысын да эшләргә тырышабыз. Туган илебезнең киләчәге – сезнең кулларда», – диде Миңнеханов, балаларга мөрәҗәгать итеп.

Ул талантлы укучыларның ил һәм республиканың үсүе, чәчәк атуына үз өлешен кертүен билгеләп үтте.

«Сезнең тырышлыгыгыз һәм ирешкән казанышларыгыз ярдәмендә Татарстан 2023 елда «Иң күп укучы төбәк», «Игелекле эшләр төбәге» Бөтенроссия бәйгеләрендә җиңү яулады, «Абилимпикс» чемпионатының һөнәри осталык бәйгесендә медальләр саны буенча икенче урынны алды», – дип искәртте ул.

Моннан тыш, безнең төбәк инде 11 ел рәттән Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча өченче урынны саклый.

Рөстәм Миңнеханов бәйрәмгә җыелган барлык укучыларны Яңа ел белән котлады, хыялланып яшәүләрен һәм үз көчләренә ышанычны югалтмауларын теләде.

Дуслык һәм үз хыялларыңа таба бару темасы быелгы Республика чыршысының төп темасы булды.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*