tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мондый шәхесләргә музей ачарга кирәк
Мондый шәхесләргә музей ачарга кирәк

Мондый шәхесләргә музей ачарга кирәк

Арча педагогика көллиятендәге “Әлифба” музеенда әнә шундый канатлы сүзләр язылган. Ул 1999 елда ачыла. 2015 елда  “Әлифба”га һәйкәл куела. Аны сынчы Михаил Сафин ясый. Бу урам элек Поперечная дип аталган. Музей ачылгач, Вагыйзовлар урамы дип үзгәртелә.

— “Әлифба” музее — дөньяда бердәнбер! “Әлифба” гына түгел, “Букварь”, “Азбука” музейлары да юк. Аерым кешеләрнең коллекцияләре бар. Ләкин ул музей түгел инде, — ди музей җитәкчесе Дамир Таҗиев. — Безгә кайлардан гына килмиләр.     Музейның исеме, даны еракларга таралган.

 

“Әлифба”ның бездә булуы очраклы түгел”

“Әлифба”ны төзегән шә­хес­ләр — ирле-хатынлы Рәм­зия Вәлитова һәм Сә­ләй Вагыйзов Арча педагогика көл­лиятендә татар те­ле укыт­кан. Дөньядагы бердән­бер музейның әлеге ра­йон­да һәм шушы көллияттә булуы очраклы түгел.

— Музей әүвәл икенче катта урнашкан иде. Ун ел элек беренче катка күчерелде. 2018 елда концепциясе өр-яңадан эшлән­де, экспозиция­ләр яңартылды. Бүген музейда мең ярым тирәсе экспонат тупланган. За­лы да башта икәү генә иде. Хәзер өчәү, — дип сүз башлады Дамир Таҗиев. — Музей Сәләй Гатат улы Вагыйзов белән Рәм­зия Гый­ләҗ кы­зы Вәлитова исемен, истәлекләрен мәң­геләш­терү максатында ачылды. Ә ан­нары тагын бер юнә­леш ал­ды: дөнья халыклары “Әлифба”ларын җыя башладык. Беренче залның исеме шулай атала да — “Дөнья халыклары “Әлифба”лары”. Монда 8 экспозиция, аларга 160 “Әлифба” куелган. Му­зейда барлыгы 300 гә якын “Әлифба” бар. Алар дөньяның 72 те­лендә язылган. Иң бе­ренче “Әлифба”ларны Рәм­зия Вә­ли­това белән Сә­ләй Вагыйзов би­рә. Алар үзләре төзе­гәнче, 20 халыкның “Әлифба”сын өйрәнгән бу­ла. Музейга нигез салучы, беренче директоры Хөсәен Фатыйх улы Хәйруллин ав­тоно­мияле һәм союз­даш республикаларга: “Без сезгә — татар “Әлиф­ба”­сын, ә сез үзегезнекен җи­бәрегез әле”, — дип хатлар юллый. Укытучылар, студентлар да, нинди ге­нә илгә барса да, андагы “Әлифба”ны алып кайта. Шулай җые­ла.

Рәмзия Вәлитова һәм Сә­ләй Вагыйзов “Әлифба”ны өч мәртәбә үзгәртеп эш­ли. 50 ел буе өченчесен кулла­на­лар. Шул вакыт эчендә ул 42 мәр­тәбә миллион тираж бе­лән ба­сыла. Иң күбе 30 ел яшәгән “Әлифба”лар бар. Мо­ның 50 ел кулланылуының сәбәбе — дөрес ме­то­дика белән тө­зел­гән. Татарстан гына түгел, бөтен татар дөньясы шушы “Әлифба”дан укырга өйрәнә.

Каникулда музейга экскурсиягә килгән Түбән Мә­тәскә мәктәбенең VII сыйныф укучылары белән бер­гә икенче залга үттек. Бу бү­лек та­тар язуына һәм татар “Әлифба”сы тарихы, үсеше­нә багышлана.

— Рәмзия Вәлитова бе­лән Сәләй Вагыйзов төзегәне — соңгы “Әлифба”ларның берсе. Хәзер Мияссарованыкы бе­лән укыйлар. Ә иң беренче “Әлифба” ролен “Иман шар­ты” дип аталган китап үти. Гарәп графикасы, иске имла күп гасырлар буе язуы­быз булып торган, — ди Дамир Таҗиев, тарихка күз салып. — Беренче татар “Әлифба”сын 1778 елда Сә­гыйть Хәлфин төзи. Аннан соң берсе артыннан икенчесе китә. Әх­мәтһади Максуди гарәп графикасында “Мө­галлим әүвәл” (“Беренче укы­тучы”) дип аталган әлифба әзерли. Коръән уку өчен җай­лы тагын бер әлифба булдыра — “Мөгаллим сани” (“Икенче укытучы”). ХХ гасыр башында төрле әлифбалар чыга. Мөхетдин Корбан­га­лиевның “Татар әлифбасы”­ 1945 елга кадәр төп әлиф­ба булып то­ра. Аны Габ­бас Сәй­фуллин әлифбасы алыштыра. Ул ­Ва­гыйзов белән Вәлитова “Әлифба”сына кадәр яши.

“Сугыш, әсирлек, әрнү-газаплар…”

Өченче зал “Әлифба” авторлары Рәмзия Вәлитова бе­лән Сәләй Вагыйзовка багышлана.

— Күп авырлыклар кичкән шәхесләр алар. Сәләй Вагыйзовка 5 ай булганда, әтисен базарда, икенче кеше бе­лән бутап, ялгыш үтерә­ләр. Әнисе улын алып, каенана йортыннан китәргә те­ли. Тик карчык бирми, ба­ла ир ягында калырга тиеш бу­ла. Әнисе улын калдырып ки­тә. Ә карчык үзе карый ал­мый, авылдагы баласыз гаи­ләгә тапшыра. Асрамага алган әти-әнисе аңа үз фамилиясен бирә, исемен дә үз­гәртәләр — Сөләйман Хә­лиул­лин Сәләй Вагыйзов булып китә, — дип дәвам итте Дамир Таҗиев. — Рәмзия Вә­литова алты яшь­тән ятим ка­ла, балалар йортында үсә. Алар Казан пе­­даго­гика инс­ти­­тутында таныша. Соңгы курста өйлә­не­шәләр. Яшь гаилә булып, 1937 елда Арча педагогика көл­лиятенә татар теле укытырга килә­ләр. Шулай Арча кешесенә әй­лә­нә­ләр. Кайтып төплә­неп, дүрт ел узгач, сугыш башлана. Аңа хәтле ике балалары туа: Римма бе­лән Камил. Сә­ләй Вагыйзовны сугышка алалар. Бер елдан Харьков янында әсирлеккә төшә. Җи­ңү язында аны америкалылар азат итә. “Кайтма. Сине ан­да каторга кө­тә”, — диләр. Әмма сагынуы шулхәтле көч­ле була, аны берни дә туктатып калмый. Туган якка кайтып җи­тү түгел, Советлар Союзы чи­ген узуга, НКВД гас­кәр­ләре эшелонны үз кулына ала. Юллар төньякка борыла… “Ник әсирлеккә төш­тең?” — дип, ун елга төр­мә­гә утырталар. Сталин ла­герь­ларын үткән кеше ул Сә­ләй Вагыйзов. Рәмзия Вәлитова, кечкенә балаларын җи­тәкләп, ике тапкыр поезд бе­лән ире янына Коми республикасына бара. Беренчесендә берни булмый, шулай котыла. Ә икенче юлы кайтышына кемдер, сатлыкҗан янына йөри дип, өстеннән ши­каять язган. Рәмзия Вәлитованы көллияттән, яшәгән урыннарыннан куалар. Ике бала белән урамда кала. Сә­ләй Вагыйзов аңа: “Мин­нән рәсми рә­вештә баш тарт. Яшәргә җиңелрәк булыр”, — дип яза. Шулай итеп ул, яңа­дан кыз фамилиясенә күчеп, Вә­литова булып йөри башлый. Төрмә срогын үтәп, ун ел­дан Сәләй Вагыйзов әй­лә­неп кайта. Тик эшенә ал­мый­лар. Өч ел буе төрле авыр хез­­мәттә тир түгә. Шун­нан соң гына язмыш  бе­раз елмая башлый. Башта Мөн­деш авылы мәктә­бен­дә эш­ләргә рөхсәт бирә­ләр. Сугышка хәт­­­ле үзе укыткан укучысы Ра­вил Әлми улы Га­лиәх­мә­тов район мәгариф идарәсе җи­тәкчесе икән. Ул, үз тормышын куркыныч астына ку­еп, остазын педагогика көл­лиятенә ур­наштыра. Ир­ле-хатынлы кабаттан бер­гә эш­кә керешәләр. Шул вакытта министрлык “Әлиф­ба”­га конкурс игълан итә. Алар “Әлифба” төзи башлый. Һәр хә­реф­не кул белән ясыйлар, текстын язалар, аннары машинкада пичәтлиләр. Папкасын алып, Сәләй Вагыйзов Мә­га­риф һәм фән министр­лыгы­на китә. Аны башта: “Йөр­­мә инде, авыл укытучысы, аны профессорлар төзи”, — дип куып та чыгаралар әле. Методикасы яхшы булганга, Сә­ләй Вагыйзовныкы кон­курс­­та җиңә.

“Бәхетле картлык”

Гомер буе Арчада яшә­сә­ләр, эшләсәләр дә, “Әлифба” хуҗалары бу як кешеләре тү­гел. Сәләй Вагыйзов 1908 ел­­да Самара өлкәсенең Камышлы районы Байтуган авылында туа. Алар авы­лына кергәндә тау башында 4 метр­лы хәрефләр белән “Әлифба” дигән язу каршы ала. Дүрт ел элек Байтуганда Сә­ләй Вагыйзов нигезендә агач өй салып, музей-йорт ачалар. Рәмзия Вәли­това исә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәреннән.

Бик күп авырлыклар кичергән бу шәхесләргә Алла­һы Тәгалә озын гомер һәм бә­хетле картлык бирә. Рәм­зия Вәлитова — 88 (2003 елда бакыйлыкка кү­чә), Сә­ләй Вагыйзов 96 яшь­кә хәт­ле яши. Ул 2004 елда үлә. Икесе дә Ар­­ча зиратына җир­ләнә. Бә­­хет­кә, “Әлиф­ба” музее үз­ләре исән вакытта ачыла. Ә идеясен кем бирә соң?

— Сәләй Вагыйзовның 90 яшь­лек юбилее уңаеннан, ул вакыттагы Татарстанның мә­гариф һәм фән министры  Фа­рис Фахраз улы Харисов ки­лә. Тәб­рик­ләгән вакытта: “Сезгә мондый шәхесләргә музей ачарга кирәк!” — дип әй­телгән бер җөмләсе хәл итә. Министр кайтып китә. Икенче көнне үк көллият җи­тәкчелеге бу эшкә кере­шә. 1998 елда Сәләй Вагыйзовның юбилее була, бер елдан — 1999 елның 6 октябрендә музей ачыла. “Әлифба” хуҗалары ачылышта катнаша. Үз куллары белән бик күп материал, истәлекләр бирәләр, — ди Дамир Таҗиев. — Алар ­гомер буе Арчаның Мәктәп ура­мындагы кечкенә генә өйдә яши. 30 га якын фәнни хез­мәт язалар, татар телен укытуга багышланган яр­дәм­лекләр чыгаралар. Кызлары Римма — 70, уллары Камил 79 яшьтә бакыйлыкка күчә. Бүген Вагыйзовлар йортында Камилнең хатыны яши. Оныклары күп, кайтып йөри­ләр. Аларны гаиләләре бе­лән “Әлифба” музеена чакырырга телим. Бу хакта үзлә­ре­нә хәбәр иткәч: “Бик шатланып киләчәкбез. Әби-бабайны ис­кә алырбыз”, — дип җавап яздылар. Җәен шундый очрашу оештырырга ниятлибез.

Лилия ЙОСЫПОВА

im-tatar.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*