28 гыйнвар көнне Бөгелмә районында Карабашның данлыклы атчыларына багышланган турнир уздырылды. Карабаш – нефтьчеләр поселогы, әмма ат үрчетү, 
Аударыш безнең ата-бабаларыбыздан калган борынгы уен. Бүген Сабантуйның асылын кайтару турында сүз алып барабыз икән, беренче чиратта шушындый уеннарны күздә тотарга кирәк. Карабашта аударыш мәйданында уктан ату, аркан тарту, зур ташны еракка ату кебек уен төрләрен дә керткәннәр иде. Профессиональ спорт уеннарыннан аермалы буларак, әлеге бәйгеләрдә хәтта әзерлексез кешеләр дә бик теләп катнаша, бу бәйрәмне халыкка тагын да якынайта.
Аударышның кагыйдәләре түбәндәгедән гыйбарәт: мәйданда ике ат, ике җайдак-көрәшче һәм хөкемдар. Кайсы көрәшче көндәшен атыннан өстерәп төшерә, шул ота. Өстерәгәндә билгә бәйләнгән сөлгедән генә тартырга ярый. Биредә көрәшчеләрнең генә осталыгы җитми, аларның үз аты белән бербөтен булып, көрәшне бергә алып бара алуы мөһим. Бу бәйге бик кызыклы – оештыручылар сөйләвенчә, сабантуйларда аударыш мәйданы оештырылган очракта, анда җыелучылар саны көрәш мәйданыныкыннан да ким булмый.
Карабаш авылында узган әлеге бәйгедә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма 



