V “Нижгарбикə” өлкə татар хатын-кызлары бəйгесенə өч атна вакыт кала бара. Узган атнада оештыру комитеты утырышында аның тиешле дəрəҗəдə уздырылуына кагылган мөһим сораулар күтəрелеп чыкты, ə конкурста катнашу өчен телəк белдергəн 11 ханым җиң сызганып аңа əзерлек башлады.
Менә алар:
- Азизбаева Рəмзия Абдулвəли кызы, 37 яшь. Китапханəче. Шөбиле.
- Алиева Гөлсем Хəсəн кызы, 56 яшь. Эшмəкəр. Т.Новгород.
- Җəфəрова Венера Марат кызы, 26 яшь. Директор ярдəмчесе. Т.Новгород.
- Жиhаншина Наилə Абдулнəим кызы, 52 яшь.Клуб хезмəткəре. Кочко-Пожар.
- Закирова Рамилə Хәйдəр кызы, 42 яшь. Клуб хезмəткəре. Петрякс.
- Идрисова Галина Николай кызы, 45 яшь. Китапханəче. Мөтеравыл.
- Камалетдинова Наилə Бари кызы, 27 яшь. Тəрбияче. Сафаҗай
- Мəсумова Хамдия Хəсəн кызы, 56 яшь. Хуҗабикə. Т.Моклокасы.
- Рəхмəтуллова Алсу Хəсəн кызы, 60 яшь. Хуҗабикə. Дзержинск.
- Сəбитова Рəйсə Ваиз кызы, 42 яшь. Укытучы. Уразавыл.
- Шакирова Гүзəлия Зиннюр кызы, 48 яшь. Клуб хезмəткəре. Тукай.
Эльвира Мусина истəлегенə багышланган V «Нижгарбикə» конкурсы 13 майда (14.00) Түбән Новгород өлкәсенең К.-Пожар мəдəният йортында узачак. Рəхим итегез! Керү бушлай.
“Туган як” газетасы