16-18 мартта Бөтендөнья татар конгрессы (БТК) мәркәзебез Казанда татар авыллары эшмәкәрләренең Х Бөтенроссия җыенын оештырды. Юбилейлы, ил күләмендәге кече бизнес вәкилләре чарасына 4 чит илдән һәм Россиянең 41 төбәгеннән 500дән артык делегат җыелды. Аларны “дүрт йолдызлы” кунакханәләргә урнаштырдылар. Туклану тору урыннарында һәм “Хөррият” кафесында каралган иде. Очрашуларга, чараларга делегетларны республика хөкүмәте яллаган комфортлы, зур сигез автобуста йөрттеләр. Безнең төбәктән әлеге җыенда өлкә татар милли-мәдәни автономиясе (РНКАТНО) рәисе, мочалилы Мирзәхләм Абдулганиев җитәкчелегендә 16 кешелек делегация катнашырга тиеш иде, әмма аларның өчтән ике өлеше генә Казанга барып чыкты.
“Квота безнең татарлар күмәк яшәгән районнар арасында тигез өлештә бүленде, берничәсен үзебезгә калдырдык. Кызганычка, алдан теркәлгәннәрнең бер өлеше, төрле сәбәпләр аркасында, бу эшлекле сәфәргә килә алмады. Делегациябез эре, тәҗрибәле аграрийлардан һәм кече фермерлардан торды. Барысы өчен дә әлеге җыен бүтән регионнардагы хезмәттәшләр белән фикер алышып, тәҗрибә туплауда файдалы булырга тиеш”, – дип аңлатты Мирзәхләм Гаярович.
Гомуми алганда, Нижгар өлкәсеннән җыенда Сафаҗайның Киров исемендәге СПКсы рәисе Шамил Нуриманов, баш агрономы Рәис Аймалетдинов, Сергач районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе, шөбилеле Рушан Идрисов, Бозлаудан җирле үзидарә башлыгы Рамил Салихҗанов һәм КФХ башлыгы Ирек Салихҗанов, Мочали эшмәкәре Фәрит Айнетдинов, Атяравыл һәм Пашат фермерлары Рауф Хамзин һәм Ринат Абдуллин, РНКАТНОның башкарма директоры Тимур Шарафутдинов, Балахна районы башлыгының киңәшчесе, рбишчалы Хадис Абдрахманов һәм мин катнаштык.
Авылларны сакларга үгетлиләр
Җыенны ачу тантанасы Татарстанның Фәннәр академиясендә узды. Идел буе төбәкләреннән, Уралдан, Себердән килгән кунакларны республиканың Премьер-министры урынбасары, БТКның милли шура рәисе Васил Шәйхразыев җылы сәламләп, ихластан мөрәҗәгать итте:
“Хәзерге вакытта алдыбызда яшьләрнең авылдан китү проблемасы тора. Аларны авылларда тормыш коруга, шунда эшчәнлек алып барырга җәлеп итү хакында уйларга тиешбез. Бүген биредә үз җирлегендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче милләттәшләребез җыелган. Ерак юлны якын итеп килгәнегез өчен рәхмәт сезгә. Шуны истә тотыгыз: эшмәкәрлек – авылны саклау чарасы”, – дип билгеләп үтте ул.
Шуннан соң Васил әфәнде илебезнең төрле төбәкләрендә халкыбыз мәнфәгатьләре өчен күп хезмәт куйган, авыл хуҗалыгын үстерүдә һәм эшмәкәрлек өлкәсендә зур нәтиҗәләргә ирешкән милләттәшләргә бүләкләр тапшырды. Безнекеләрдән БТКмедаленә Рушан Рафек улы Идрисов, ә Рәхмәт хатына Рәис Әнвәр улы Аймалетдинов лаек булдылар.
Ачу тантанасы тәмамлангач, җыен дүрт дискуссион мәйданчыкта дәвам итте. Алар авылларда милли тормыш һәм рухи тәрбия мәсьәләләренә, инновацион тех- нологияләрне җитештерүдә куллануга, халкыбызның традицион тәрбия системасын торгызуга һәм укучы яшьләрне базар шартларында эшмәкәрләк идеяләрендә тәрбияләүгә багышланган иде. Мин “Эшмәкәрләр җитештергән продукцияне эшкәртү һәм сату мәсьәләләре” дигәнен сайлап алдым.
Аның модераторы – республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов бүгенге вазгыятьтә бу тармактагы хәлләр турында мәгълүмат бирде. Көнбатыш илләре керткән санкцияләргә карамастан, аграрийлар язгы кыр эшләре кампаниясенә тулысынча әзер диярлек. Регионда эшен башлаучы фермерларга, кече бизнеска шактый ярдәм чаралары каралган. Икътисадка соңгы вакытта нык басым ясалса да, хөкүмәт киләчәктә дә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләргә булышырга әзер.
Мәйданчыкның эшен делегат- ларның чыгышлары дәвам итте. Кукмара районының “Восток” хуҗалыгы җитәкчесе Алексей Леонтьев үзе булдырган «Монокорм» кооперативының инновацион цехында протеинлы өстәмәләр нигезендә мөгезле эре терлек өчен диетик туклану җитештерә. Аны куллану – сөт савымы күләмен һәм хайваннарның тере авырлыгын ике тапкыр арттырырга мөмкинлек бирә. Шулай ук хәләл азык-төлек җитештерү проектлары тәкъдим ителде. Докладларны тыңлагач, барлык эшмәкәрләр яңа ысуллар табып, җиң сызганып эшләсә, бернинди санкцияләр безгә куркыныч булмас дигән нәтиҗәгә килдем.
Фикер алышып, яңа идеяләр белән танышып тәҗрибә туплаганнан соң, бизнес вәкилләрен мәдәни программа көтте. Җыенның беренче көне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Өч аршын җир” спектаклен карау белән тәмамланды.
Буада – буа буарлык тәҗрибә
Җыенның икенче көн программасында Буа районына сәфәр каралган иде. Ул район Казаннан якынча 150 чакрым ераклыкта, Татарстанның көньяк-көнбатыш өлешендә Чувашстан Республикасы белән Ульян өлкәсе чикләрендә урнашкан. 98 торак пунктны үз эченә алган 30 авыл советында һәм район үзәгендә якынча 45 мең кеше яши. Шуларның 65%ын татарлар, 21%ын чувашлар тәшкил итә.
Авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча, район республиканың алдынгы бишлегенә керә. Җирле аграр предприятиеләр игенчелек, терлекчелек, дуңгызчылык, сөт җитештерү, шикәр чөгендере үстерү белән актив шөгыльләнә. Бу территориядә 3 эре агрофирма, 97 КФХ һәм тагын унга якын төрле милек формасындагы оешма эшли. Шикәр, спирт җитештерү, электромеханика, автомобильләр төзү, сөт эшкәртү заводлары да бар.
Буа җирендә кунакларны “Импульс” спорткомплексында җыр- моң белән “Ләйсән” һәм “Сөембикә” ансамбльләре каршы алды. Иҗади өлештән соң делегатларны өч төркемгә бүлеп, районның төрле нокталарында урнашкан алдынгы хуҗалыклар белән таныштырырга алып киттеләр.
Беренче тукталыш – Боерган авылы. Аның җирләрендә Раил Хисамовның КФХсы уңышлы эшләп килә. Ул 2015 елда грант отып, атлар үрчетә башлаган. Бүген аның хуҗалыгында “Русский” һәм “Литва тяжеловозы” шикелле йөзгә якын токымлы ат исәпләнә. Шулай ук җир эшкәртә, казылык һәм ат итеннән ясалган башка продукция җитештерә.
Боерганнан безне кабат Буага кайтардылар. Җирле драма театры директоры Раил Садриев кунакларны шәхсән үзе каршы алды. Аның артистлары кыска вакытлы, әмма бигрәк эчтәлекле, Салават Юзеевның “Никах” комедиясен куеп, халыкның кәефен күтәрде, ял иттерде.
Аннары безне Буа районының төньяк-көнбатыш ягына таба алып киттеләр. Юл буйлап урнашкан авылларны, табигатьне, каралтыларны, хуҗалыкларны карап, Исәк авыл советы җирлегенә килеп җиттек. Кунакларны башлык Зөбәйдә Мөхәммәтҗанова каршы алды, кыскача бу җирлекнең тарихы, бүгенге тормышы белән таныштырып үтте һәм сүзне кошлар үрчетү белән шөгыльләнүче эшмәкәр Илдар Гималовка бирде, чөнки без нәкъ менә аның хуҗалыгы капкалары алдында тукталдык.
Илдар Манзар улы КФХсын 2019 елда теркәп, тавыклар, күркәләр, үрдәкләр, казлар үрчетә башлаган. Ә республика ярдәме буларак, 3 млн сум грант отып, еллык әйләнеше 10 мең баш бройлер булган ферма төзеткән һәм узган елда 5 мең тонна ит җитештерүгә ирешкән.
Ябылган мәктәп бинасында урын алган “БИГПАКБУА” предприятиесенең йомшак тара җитештерүен дә карадык. Бу предприятиедә халык өчен байтак эш урыннары булдырылган. Әзер продукциянең берсе – 1700 кг авырлык сыйдырышлы капчыкларны ашлама, иген, төзелеш материаллары төяр өчен сатып алалар.
Исәктән соң без Бик-Үти җирлегенә күчендек. Бу авылның тау битендә ирле-хатынлы Җәмил һәм Миләүшә Дәүләтшиннарның бакчасы җәелгән. 550 гектар мәйданда 15 төр алма, 5 төр кура һәм 20 төр җир җиләге үсә. Алмагачлар саны 9 мең. Җимешләре бик татлы, озак вакыт саклана икән. Дәүләтшиннарның продукциясе тирә-як регионнарда да сатыла.
Делегатларның башка төркемнәре шушы маршруттан тыш Иске Суыксу авылында булып, җирле урта мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен караган һәм кондитер җитештерүе белән танышкан.
Район үзәгенә кайтып, җирле кафеларда төшке аш белән сыйлагач, делегатларны пленар утырышка кабат “Импульс” спорткомплексына китерделәр. Аның икенче катында Буа һәм күрше районнардан килгән эшмәкәрләр, күргәзмә оештырып, камыр ризыклары, казылык, тәм-томнар һәм төрледән- төрле кул эшләнмәләрен күрсәтте.
Утырышта Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев, делегатларга мөрәҗәгать итеп, биредә җирле хуҗалыкларны карап, кирәкле тәҗ-рибә туплап, Буа җире элемтәләр урнаштыру урыны булуына ышанычын белдерде. Ә район башлыгы Ранис Камартдинов бүгенге чараларны оештырган эшмәкәрләргә һәм хезмәткәрләргә кунакларны югары дәрәҗәдә кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм истәлеккә кечкенә бүләкләр тапшырды.
Күргәзмәдә безнең казы һәм радио
Җыенның соңгы көне Казанның “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында үтте. Иртән төбәкләрдә эшмәкәрләр җитештергән продукция һәм халык кәсебе товарларыннан торган “Татар базары” күргәзмә-ярминкәсе эшләде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ике рәтләп тезелгән нокталарны йөреп чыкты, иң үзенчәлеклеләре белән якыннан танышты. Алар арасында безнең делегатлар сафыннан булмаган якташларыбыз да бар иде. Сафаҗайдан Рамил һәм Әлфия Сафиулловлар шәхси хуҗалыкларында ясалган казыны күрсәтте, ә Сергачтагы “Татар радиосы” директоры Фәрит Аймалетдинов бу юнәлештә эшчәнлеге белән таныштырды.
Пленар утырыш Васил Шәйхразыевның чыгышыннан башланды. “Бүгенге утырышта 41 регионнан 530 татар эшмәкәре катнаша. Иң ерак төбәкләр – Красноярск крае, Иркутск өлкәсе һәм Бурятия Республикасы. Унынчы тапкыр үткәрелеп килгән әлеге җыен эшмәкәрләр өчен очрашулар һәм тәҗрибә алмашу мәйданчыгына әверелде. Безнең алда төбәкләр арасында сәүдә һәм икътисади элемтәләрне ныгыту бурычы тора. Яшьләргә авылда калырга ярдәм итәчәк программа гамәлгә куярга, авыл хуҗалыгында заманча технологияләр кулланып эшне оештыра белгән яшь буынны тәрбияләргә кирәк. Бүгенге мәктәп укучылары киләчәктә авылның таянычы булсын”, – дип ассызыклады Васил Габтелгаяз улы.
Рөстәм Нургалиевич милләттәшләрен сәламләп, аларның регионнардагы нәтиҗәле эшчәнлекләрен югары бәяләде. “Барыгыз да халкыбыз өчен үрнәк. Чын күңелдән сезгә рәхмәт белдерәм. Бүгенге һәрбер чыгыш – үз милләтеңне, динеңне сөю, гореф- гадәтләреңне саклау, нәтиҗәле эш алып бару үрнәге”, – диде президент һәм берничә делегатка бүләкләрен тапшырды.
Республика түрәләреннән соң, сүз җыен катнашучыларына бирелде. Башкортостан, Томск, Төмән, Оренбург, Пенза өлкәләре, Татарстанның Сарман районы вәкилләре туган яклары, аграр тармактагы казанышлары турында сөйләде. Ә Мордовия Республикасының Лямбер районы Аксеново авылының “Юлдаш” КФХсы башлыгы Рафик Фәтхуллов быел шушы хуҗалык базасында 1, 2 июльдә үтәчәк XII Бөтенроссия авыл сабан туена чакырды.
X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының Резолюциясен кабул иткәннән соң, делегатлар үз якларына кайтыр юлларына чыктылар. Ә без бу Резолюцияне киләсе саннарның берсендә бастырып чыгарбыз.
Инде күп еллар авылларны ничек саклап калу турында тәкъдимнәр яңгырый. Шуларның нәтиҗәлелесе, эшмәкәрлекне үстерүдер. Иң мөһиме – җыенда катнашучылар моны аңласын һәм алда үз эшчәнлекләрен әлеге тезиска таянып төзесен иде.
Илнар САДЕКОВ.
Автор фотолары.